9май алдыннан Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Бибинур Лотфуллина яңа фатирлы булды

Бүген Казанда яшәүче 93 яшьлек Бибинур Лотфуллина өй туен бәйрәм итә. Тыл хезмәтчәне Бибинур Лотфуллинаның торак мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча хәл ителде.

Моңа кадәр Бибинур Лотфуллина Казандагы уңайлыклары булмаган иске шәхси йортта яшәгән. Өлкән яшьтәге ханым, документлардагы хаталар аркасында, төзекләндерелгән торакка күчә алмаган була.

Рөстәм Миңнеханов «кыска вакыт эчендә» Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Рәшит Лотфуллинның документларына тиешле үзгәрешләр кертү мәсьәләсен хәл итүне таләп итеп, 2020 елның 9 маена кадәр хатын-кызны торак белән тәэмин итәргә куша. Ул түрәләргә «бюрократизмга юл куймаска», бигрәк тә Ветераннар турында сүз барганда, диде.

Рәшит Лотфуллин фронтка ТАССРның Калинин районы Хәрби комиссариаты тарафыннан алына. РФ Оборона министрлыгының үзәк архивы мәгълүматлары буенча, ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Бүген ветеранның тол хатыны 41 кв.м мәйданлы бер бүлмәле фатирдан ачкыч алды. Ул тулысынча әзер – анда ремонт ясалган, кирәкле сантехника, электр плитәсе, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясе счетчиклары, җылылык регуляторлары урнаштырылган. Моннан тыш, Бибинур Лотфуллинага Дәүләт торак фондыннан өй туена бүләк буларак телевизор тапшырылды.

 


Фикер өстәү