1941-1945 еллар эченә дүрт ел хезмәт, курку, хәсрәт, ачлык сыйган. Барысына да авыр иде. Сугышта катнашучыларга да, аларны көтеп торган гаиләләренә дә. Минем бабамның гаиләсе дә шундый хәлдә иде. Ул – үз теләге белән “үлем лагеренә” киткән кеше. Ул, яраланып та, лагерьдә рух ныклыгын югалтмаган кеше. Карт бабам Биккинин Галләм турында сүзем.
Сугышны кичсә дә, бу хакта бер тапкыр да авыз ачып сүз әйтмәде ул. Мари Иле республикасындагы Суслонгер лагерендә үткән көннәре турында әллә ни сөйләми иде. Шулай да башынннан кичкән коточкыч, кан-яшь тулы, ачлы-туклы җан асраган көннәре турында соңгы елларда истәлекләр туплый алдык.
“Үзе түгел, кепкасы кайта”
Яшел Үзәннең Күгәй авылында 1907 елда туып-үскән Галләм гап-гади егет була. Аучылыкны үз итә, мылтыктан яхшы ата. Язмыш шуклыгыдыр инде – бу шөгыленең аңа урманнан ары да кирәге чыга… Вакыт узу белән ул Гатауллина Фәрхинур (минем карт әбием) исемле кыз белән гаилә кора. Бишенче бала булып дөньяга Варис (минем бабам) аваз сала. Ул − әтисенең Суслонгерга китәр алдыннан туган баласы. Ә Суслонгерның ни-нәрсә икәнен һәркем беләдер...
Авылдан бабай бу лагерьгә дусты белән китә. Карт бабайның кызы Асия сөйләгәннәрдән менә нәрсә истә калган: “Мин әти фронттан кайткач туган бала. Әти анда кичергәннәрен беркайчан да сөйләмәде. Билгеле, сөйләргә кыен булгандыр инде. Әни берзаман истәлек белән уртаклашты. Шул аеруча күңелгә сеңеп калган. Әти лагерьгә киткәндә җиңелчә киенеп кенә китә, башында бер кепкасы була. Әти шуны елгада төшереп калдыра. Бераз вакыт узгач, әнигә шул кепканы табып, алып кайтып бирәләр. “Туган ягына берәр әйбере кайткан икән, димәк, кешесе дә кайтыр”, −дигәннәр аңа…”
Карт әбием Фәрхинурның ялгыз тормышы менә шулай – биш бала белән башланып китә. Ул үзе дә бик ябык була: тапкан һәр ризыгын бер телем икмәккә тилмергән биш балага җиткерергә кирәк бит. Әле күршеләргә дә ярдәмләшергә өлгергән. Аны белгән кешеләр сөйләвенчә, карт әбиебез яшьлектә бик гүзәл, кап-кара чәчле була. Ә күзләре… Күзләрендә менә-менә түгеләм дип торган яшь бөртекләре…
Сугыш үткәннән соң туган тагын бер кызлары – Биккинина Гөлшат сөйләвенчә, карт әбиемә исән калырга рух ныклыгы ярдәм иткән. Ул Албаба станциясендә ипи пешергән. Мөмкинлеге булса, шуннан бер-ике ипи кисәге алып кайтырга һәм шуны күршеләре, балалары белән бүлешкән Фәрхинур әбиебез.
Үлем турында уйлама
Суслонгердагы җан асраулар турында туганнар: “Лагерьдәге табутлар, анда килгән кешеләр кебек үк, күп иде”, – дип сөйләгәне бар. Үлем кубызына биегән тоткыннарның карарлык кыяфәтләре, кеше әсәре дә калмаган анда… Әби, туганнар “үлем” лагерендәге кешеләр өчен сохарилар җибәргән. Ләкин лагерь начальнигы читтән килгән барлык әйберләрне сата торган була. Шулай итеп, өйдән килгән бер генә ризык та тоткыннар кулына килеп җитми…
Галләм бабамның якын дусты Ришат абый менә ни дип сөйләгән иде:
Мондый манзараны без хәзер кинолардан күреп кенә беләбез инде…
Тоткыннар, авырып китсә, аларны караучы да булмаган. Медпункт та юк. Сырхаулар киемнәрен кисеп, канаган яраларын үзләре ямаган. Начальникка каршы сүз әйткәннәрне исә атып үтергәннәр… Ашату дигәннәре – су белән кушылган ипи валчыгы. Моны инде аш дип атаганнар.
…Әйткәнемчә, карт бабам аучылык белән шөгыльләнергә яраткан, бик әйбәт ата торган була. Лагерьдә дә аның мондый тәҗрибәсе барлыгын белеп алалар һәм атучы позициясе куялар. “Яхшы атасың. Сиңа өч пуля да җитә!” – дияләр аның турында.
Карт бабам берничә тапкыр яралану кичергән кеше. Беренче тапкырында яраны туктатырга иптәше булыша. Шул килеш тә әле ул лагерьдә эшләвен туктатмый. Икенче таппкыр яралануы карт бабамның бөтен алдагы тормышын үзгәртеп куя. Кулына граната эләгә аның. Шуннан соң кулны кисәргә туры килә. Шулай итеп, инвалид булып, әмма, иң мөһиме, исән булып өйгә кайтырга насыйп була Галләм бабага.
Сугыштан соң…
Әтисе кайтканнан соң, Варис бабама тиз арада үсәргә туры килә: гаиләне тартасы бар бит. Карт бабабыз – инвалид, Варис баба Донбасска, шахтага эшләргә дип китә.
Әйткәнемчә, сугыштан соң тагын ике бала алып кайталар – Гөлшат һәм Асия туа. Бу вакытка инде Варис баба да шахтадан кайтып җитә, Юдино бистәсендәге тимер юлына эшкә урнашка.
… Фәрхинур карт әби дә, Галләм карт баба да исән түгел инде. Нәкъ тә Гөлшат һәм Асия апалар аркасында гына алар турындагы истәлекләрне азмы-күпме барлый алдым. Бу еллар турында сөйләве түгел, уйлавы да авыр. Оныклары буларак, мин дә бу истәлекләрнең гаиләбезнең киләчәк буынына тапшырып калырга тиеш икәнемне яхшы аңлыйм.
Аделина Биккинина истәлекләрен Чулпан Гарифуллина язып алды
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat