Психолог: “Кеше җаваплылыктан курка”

Узган атнада “Коронавирустан «чиста пәнҗешәмбе» коткарырмы?” дигән язма әзерләгән идек. Авторның үзенә шуңа бәйле кайтаваз, дөресрәге, өстәмә сорау килеп төште.

Казаннан Гүзәлнең, язманы укып чыкканнан соң, соравы калган. “Кешеләр мондый авыр вакытта ник шундый им-томчыларга, экстрасенсларга ышана, багучыларга бара икән? Гомумән, ни өчен кешеләр шундыйга тиз бирешә, ярдәмне шулардан эзли?Акчаларын кая куярга белмәсәләр, мәчеткә, йә инде мохтаҗларга бирсеннәр, догада булсыннар иде, монысы нәтиҗәлерәктер дә әле” – ди ул. Укучыбыз мөрәҗәгатенә белгеч белән җавап эзләп карадык.

Психолог Алсу Талибуллина:

Минем уйлавымча, кеше җаваплылыктан курка. Мәсәлән, теге яисә бу сорау белән психологка бару, ул җаваплылык белән бәйләнгән. Ягъни, кеше үз тормышы белән нидер эшләргә, холкын үзгәртергә тиеш була бит. Ә им-томчыларга, сихерчеләргәбару, фикер, хәрәкәт, гамәл, сүз җаваплылыгыннан азат итә. Ягъни, мин бу хәл өчен җаваплы түгел, багучыга барам да, ул аны хәл итәчәк, дигән фикер яши кешедә. Адәм баласына һәрвакыт кемдер,нәрсәдер әйтергә, ничектер булышырга тиеш. Ул үз тормышы өчен үзе җаваплы булуын тоймый. Үз-үзенә ярдәм итү урынына шул ярдәмне башкалардан эзли, мөстәкыйльлек куркыта. Кеше кечкенәдән башкаларны тыңлап үсә. Башта балалар бакчасында, мәктәптә, аннан эштә, дисеңме. Күпләр үзлектән нидер хәл итүдән курка һәм моны эшли дә белми. Авыр ситуациядә аларга кемдер ярдәм итәргә тиеш дигән фикер калкып чыга.Мәсәлән, табиб булышмады, ди, сихерче һичшиксез булышачак, диләр. Багучылар интуиция, аңнарын эшкә җигеп эш итә дип уйлыйм мин. Ләкин кеше үзен тыңласа, ишетсә, ул үзендә дә җавапны табар иде. Югалып калган, төшенкелеккә бирелгән чакта, тынычланып, үзеңне тыңлага кирәк. Душ кергәндә, башка әллә нинди көтелмәгән уйлар килә, диләр бит. Менә шул инде ул: аң тынычлана, уйлый башлый. Стресс, курку хисе биләп алса, кеше үзен аңламый һәм башкалардан шул аңлауны эзли.

Фикер өстәү