Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан

Төнлә М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтен хәбәр итте.

Кичә 22.34 сәгатьтә 112 бердәм номерына М7 трассасының 830нчы чакрымында юл буенда урнашкан кафеда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр әлеге урынга 10 минут эчендә килеп җиткән. Бу вакытта ялкын телләре кафеның өске катын тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен 40 минутка якын вакыт кирәк булган.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.


Фикер өстәү