Казанның «Ак Барс» хоккей командасыннан дүрт уенчы киткән

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы рәсми рәвештә клубтан дүрт уенчы китүе хакында хәбәр итте. Команданың социаль челтәрләрендә шундый мәгълүмат дөнья күргән.

«Уенчыларның клуб белән төзелгән килешүе төгәлләнде. Без Эмиль Галимов, Мэтт Фрэттин, Олег Ли һәм Ессе Виртаненга рәхмәт белдерәбез һәм алдагы карьераларында уңышлар теләп калабыз!» — дип хәбәр итә «Ак Барс» клубының матбугат хезмәте.

Барлык хоккейчылар да клубка узган сезонда килде. Виртанен 24 матчта катнашты һәм өч нәтиҗәле пас бирде, Фрэттин 60 матчта 11 алка кертте һәм 22 ассист ясады, Галимов 51 матчта бозга чыкты, 17 гол кертте һәм сигез нәтиҗәле пас бирде, Ли 29 матчта катнашты, өч алка кертте һәм алты нәтиҗәле пас бирде.

«Татар-информ» агентлыгы якын көннәрдә Эмиль Галимовның СКА хоккей клубы белән ике еллык килешүгә кул куячагы хакында хәбәр иткән иде инде.


Фикер өстәү