Фәрит Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм.

Беренче май бәйрәме озак еллар дәверендә табигатьнең яңаруы символына, хезмәткә тирән ихтирам билгесенә әйләнде. Ул – тынычлык, татулык һәм күпмилләтле халкыбызның бердәм максатка – имин һәм бәхетле тормышка ирешү өчен берләшүе бәйрәме. Ул аеруча рухи күтәренкелек бирә, яшәү һәм эшләү теләге уята.

Татарстан җире элек-электән хезмәт сөючән, талантлы һәм инициатив кешеләре белән дан тота. Республика үзенең төзелүеннән бирле йөз ел дәвамында берничә буынның иҗади хезмәте белән икътисади зур үсеш алган һәм куәтле сәнәгый, фәнни һәм мәдәни көчкә, нык демократия традицияләренә, заманча норматив-хокукый нигезгә ия булган үз-үзен тәэмин итә алырлык төбәккә әйләнде. Без ирешелгән уңышларыбыз белән горурлана алабыз!

Шул ук вакытта без күп кенә үзгәрешләр һәм сынаулар чорында яшибез. Бүген безнең иңнәребезгә коронавирус пандемиясе аркасында финанс һәм көнкүреш проблемаларының, тормыш һәм гаилә мәшәкатьләренең тагын да зуррак йөге төште. Әмма Ватаныбыз тарихында моннан да авыррак чорлар булды. Һәм һәрвакыт татарстанлылар, үз көчләренә таянып, эшләү сәләтен һәм теләген күрсәтеп, бу авырлыкларны җиңеп чыгалар иде. Ышанам ки, хәзер дә шулай булыр. Ил һәм республика җитәкчелеге килеп чыккан авыр вазгыятьтә кешеләргә ярдәм итү өчен бөтен көчен куя. Эшсезлекне туктатырга һәм эш белән тәэмин итүне саклап калырга, хезмәт хокукларын бозуга юл куймаска кирәк. Һичшиксез, барыбыз бергә, бу кризистан чыгып кына калмыйча, алга таба үсү, уйланылганнарны уңышлы гамәлгә ашыру өчен нигез булдыра алырбыз.

Төшенкелеккә бирелмичә тырыш һәм нәтиҗәле эшләвегез, киләчәккә өмет белән каравыгыз, үз-үзегезгә карата җаваплылык хисен югалтмавыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Мондый караш безгә бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Аеруча рәхмәт сүзләрен татарстанлыларның сәламәтлеге сагында фидакарь торучы медицина хезмәткәрләренә җиткерәм. Алар бүген COVID-19 вирусына каршы көрәшнең алгы сызыгында республиканың уңай һәм тотрык­лы яшәешен тәэмин итү өчен бөтенесен дә эшли. Югары граждан җаваплылыгы, битараф булмау, социаль аңлылык һәм намуслы эшләү безнең киләчәк уңышыбызның төп нигезе булыр дип ышанам.

Хөрмәтле татарстанлылар! Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нык сәламәтлек телим. Хыялларыгыз һәм өметләрегез тормышка ашсын, йортларыгызда тынычлык һәм муллык булсын. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 


Фикер өстәү