Россия төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушевта коронавирус ачыкланган

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак — коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев һәм аның урынбасарларының берсе коронавирус йоктырган. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр Якушев шәһәр клиникаларының берсенә урнаштырылачак, анда ул COVID-19дан дәвалану узачак. Аның урынбасары Дмитрий Волковта да коронавирус ачыкланган-түрә шулай ук хастаханәгә салыначак.

«Шәһәр хастаханәләренең берсендә табиблар күзәтүе астында дәваланам. Элемтәдә калам», — дип хәбәр итә Якушев.

Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифаларын Никита Стасишин башкарачак.


Фикер өстәү