Татарстан балыкчылары балык тотуны чикләү кагыйдәләрен яңадан карауны сорый

Татарстан балыкчылары балык тотуны тыюга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында сөйләде.

Сөйләшүдә Татарстан һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкиле, спортчы, спорт мастерлыгына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты. Ул экология министрына балыкчыларның тәкъдимен җиткерде.

Балыкчылар, уылдык чәчүнең ничек тәмамлануына карап, балык төрләре буенча тыюны этаплап гамәлдән чыгарырга кирәк, дип саный. Эш шунда ки, кайбер балыкларның бу процессы иртәрәк тәмамлана, ә балык тотуга гомуми тыю 10 июньгә кадәр гамәлдә.

Александр Шадриков бу тәкъдимне хуплады һәм аны Татарстан Биологик ресурслар комитеты белгечләренә җиткерергә вәгъдә бирде.


Фикер өстәү