Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү турында указны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре турында указны имзалады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге даталар «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы» законы нигезендә билгеләнә. Бу указ буенча, Ураза бәйрәме 24 майда, Корбан бәйрәме 31 июльдә булачак.

«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 24 майны Ураза гаетен, 31 июльне Корбан гаетен бәйрәм итә башлый торган көн дип билгеләргә», диелә әлеге документта.

Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак.


Фикер өстәү