«Бу — минем туган авыл» бәйгесенә: «Җәннәт – әниләрнең аяк астында»

Берәү Мөхәммәд (с. г. в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирам күр­сәтим?» – дип сораган. Моңа каршы пәйгамбәр (с.г.в.): «Әниеңә», – дигән. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, «әниеңә» дигән җавап кайтарган. Өченче тапкырында да пәйгамбәребез кабат шул сүзен әйткән: «Әниеңә».

Мин бу сүзләрнең никадәр хак икәнлегенә үзем дә шаһит булдым. Гап-гади авыл егетенең – Алмарисның районда уңышлары буенча даны таралган комбайнчы икәнен белә идем, ә менә аның әнисенә булган эчкерсез мөнәсәбәтен үз күзләрем белән күргәч, олы йөрәкле Кеше икәненә дә инандым.

…Өйгә тәмле ис таралган. Румия җәһәт кенә өстәл әзерләде. Дүрт чынаякка чәй ясады да, өй эчен нурга, шатлыкка күмеп йөрүче кечкенә улы Нурзатны алып, залга чыгып китте. Ул арада йорт хуҗасы Алмарис инвалид коляскасында утырган әнисе Розаны өстәл янына алып килде, янәшә утырды. Яңа пешкән пәрәмәчне башта әнисенә каптырды, аннан үзе… Чәйне дә башта әнисенә йоттырды, соңыннан гына үзе…

Бик күп еллар элек үзебезнең Актаныш районы Колын авылы китапханәсендә эшләгән идем мин, мәктәптән кайтышлый ук китап алырга керә торган 12-13 яшьләр­дәге Розаны хәтерли идем. Соңгы елларда «авырый» дигәнне ишетсәм дә, бу хәлдә очрашырбыз диеп уйламадым. Сатучы булып эшләгән чагында, 2000 нче елларда авырый башлаган, бераздан «таркау склероз» дигән диагноз куялар үзенә. Хәзер инде тормыш итеше бөтенләе белән балаларга, оныкларга бәйләнгән. «Китапны әле дә укыйм мин, үзем тота алмасам да, балалар битен ачып торалар, – ди Роза. – Балаларыма, оныкларыма иң олы рәхмәтем. Аларның сәламәтлеген, тигезлеген бирсен берүк. Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйм. Сабый бала урынына тәрбиялиләр, үз игелекләре үзлә­ренә кайтсын. Фидан да ай саен кайтып йөри, Казанда яши. Туганнарым да хәлемне белә. Янымдагы Алмарисымны әйтәсе дә юк…»

Алмарис гаиләдә беренче бала – беренче сөенеч булып дөньяга аваз сала. Аннан энесе Фидан туа. Алмарис кечкенәдән тырыш, максатчан булып, әти-әнисенең кул арасына кереп, булышып үсә.

1997 елның 15 апреле. Язмышның каты итеп «тез астына» китереп суккан мәле. Әтисе Фәндүснең мәңгелеккә күчкән көне… Ике бала белән 37 яшендә тол калган әниләре ниләр кичергәндер… Алмарисның 11 нче сыйныфны тәмамлар, имтиханнар чоры. Киләчәгең хәл ителә, һөнәр сайлый торган чак. Әнисе һәм энесе янында калса, гаиләгә ярдәм күбрәк тияр дип уйласалар да, киңәшләшкәч, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, дигән мәкальне истә тотып, Алмарис Түбән Кама шәһәренә юл ала. 46 нчы номерлы һөнәри лицейда укый, әтисенең эшен дәвам иттерергә теләп, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз булыр дип, Чаллының 64 нче номерлы лицеенда укып, электрик һөнәре ала. Авылга кайтуга, Айман совхозы җитәкчеләре Алмарисны баш электрик итеп билгелиләр. Үзгәртеп кору җилләре колхоз-совхозларның кайсын кая тараткан чор бу. Иске Айман берничә авылны берләштергән «Нур Баян» хуҗалыгына кала. Һөнәрле егет биредә бер ел комбайнда эшли. 2007 елда Пучы белән Әнәк тә аерыла. Әнәк үзе зур агрофирмага әверелә. Алмарис 11 елдан артык зур-зур «Akros – 530», «Торум – 750» комбайннарын иярли. «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиевнең сүзләрен китерү урынлы булыр дип уйлыйм. «Алмарис – хуҗалыкта гына түгел, районыбызда әйдәп баручы комбайнчыларның берсе. 2019 елда ул 40 мең центнер ашлык суктырды. Күрше хуҗалыкларга да ярдәм итәргә вакыт тапты. Үзе иярләгән техниканы инәсеннән җебенә кадәр белә. Бер генә көн дә эш калдырганы юк. Ул – ел саен диплом белән бүләкләнүче механизатор. Кыш көне электрик булып эшли. Бервакытта да зарланмый».

Алмарисның уңышларын күзәтеп барам мин. «Актаныш таңнары» газетасында ярыш таблицасы бирелә. Үзебезнең укучыларның фамилиясен күреп, һәрчак сөенәбез. Минзәлә районының Иркәнәш, Мөшеге җирләре дә «Әнәк» агрофирмасына карый. Алмарис ул басуларның да икмәген җыеп алуга үзенең зур өлешен кертә.

Һәр кешенең эштән башка шәхси тормышы, гаиләсе дә бар бит әле. Әгәр дә өйдә ныклы терәге – Румиясе булмаса, бу уңышларга ирешер иде микән Алмарис?! Йорт төзү эшенә керешәләр. Олы уллары Азаматка энекәше Салаватны алып кайткач, дәүләт биргән ана капиталы да бик ярап куя. Тик ул гына җитми. «Өй салуның ние бар, мүклисе дә чуклыйсы», – дисәләр дә, бик күп кирәк шул. Соципотека алырга ярдәм итәләр. Ниһаять, бөтенесен җиренә җиткереп, эшләп бетереп, яңа өйгә күчәләр. Без менә шул өйдә чәй эчеп утырабыз. Матур, якты, кухнясы аерым, суы, газы кергән. Мунчасы үзендә. Залы, берничә йокы бүлмәсе булган зур йорт. Ишегалдына чыксаң, таштан салынган лапас, машина, трактор күренә. 3 баш савым сыерлары, 4-5 бозаулары, сарык­лары, тавыклары… Кыскасы, һәркемгә эш җитәрлек монда. Азамат, Салават, Нурзатларны тәрбияләргә, укытырга да кирәк.

…Әниләренең фатихасын алып, тигезлектә улларын үстереп, сәламәт булып, хезмәтендә уңышларга ирешеп, басу-кырларны дистә еллар иңләргә насыйп булсын. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында», – диелә хәдистә. Рәхмәт сезгә, безнең элекке укучыларыбыз Алмарис һәм Румия! Әниегез өчен рәхмәт! Сездәй шәфкатьле, олы йөрәкле, хезмәт сөюче яшьләре барында, алар өй тутырып балалар үстергәндә, авылның да гомере озын булыр, Алла боерса!

Гөлзәлифә Әхмәтгалиева, Актаныш, Качкын


Фикер өстәү