Тырнакларыма ак төшкән. Баш бармактагысы бигрәк тә зур. Берәр чир билгесе түгелме икән бу?
Зөлфия М. Кукмара
Сорауга гомуми практика табибы Әлфия Хисамова җавап бирә:
– Тырнактагы ак тапны игътибарсыз калдырырга ярамый. Медицина телендә бу күренеш «лейконихия» дип атала. Аны күп кеше тырнакны боза торган гадәти тап дип кенә кабул итә. Ул имгәнү, пешү, химик матдәләр белән саксыз эшләү аркасында да пәйда була ала. Мондый таплар еш чыга башласа, борчылырга урын бар. Бу эчке органнар эшчәнлегендәге хилафлык билгесе булырга мөмкин. Тырнактагы ак таплар организмга аминокислоталар белән аксым җитмәгәндә дә пәйда була ала. Тырнакта берничә вак ак төртке барлыкка килә икән, организмга микроэлементлар җитми, туклануны үзгәртергә кирәк дигән сүз. Бөерләр дөрес эшләмәсә, ак тап тырнакның төбеннән күтәрелә. Тырнак бөтенләй агарып чыкса, кичекмәстән ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген тикшертергә кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat