Белгечләр сезонлы аллергиядән Covid-19 вирусын аеру билгеләре турында сөйләде

Роспотребнадзорда сезонлы аллергиядән Covid-19 вирусын аеру билгеләрен атадылар. Авыру билгеләре һәм тәкъдимнәр исемлеге федераль хезмәт сайтында чыкты.

«Аллергик авырулар Covid-19 йоктыру куркынычы һәм аның авыр нәтиҗәләренә китерү факторы түгел. Бары тик авыр, бронхиаль астма һәм хроник обструктив үпкә авыруы гына искәрмә булып тора.

Томау, тамакны кытыклау, күз кызару, күз яшьләре һәм кычыну сезонлы аллергия билгеләре булып тора. Әмма поллиноз вакытында кешенең температурасы күтәрелми, хәлсезлек сизелми, мускулларда авыру, шулай ук йөткерү һәм тын кысылу (бронхиаль астма булган пациентлардан тыш) күзәтелми.

Аллергикларга өйдә калырга һәм торак бинада һаваны чистарту системасын урнаштырырга киңәш итәләр. Моннан тыш, аллергия билгеләрен көн саен юеш җыештыру, урамнан өйләренә кайткач душ керү, авыру билгеләрен арттырырга сәләтле продуктлар ашамау ярдәм итәчәк.

«Табиб билгеләгән даруларны эчегез. Хәлегез начарланганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез», — дип киңәш итә белгечләр.


Фикер өстәү