Татарстан студентлары 6 майдан дистанцион укуны дәвам итәчәк

Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары студентлары 6, 7 һәм 8 майда дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәкләр. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Студентлар 1-5 майда укымыйлар, шулай ук алар өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре булачак.

Моннан тыш, 6,7 һәм 8 майда балалар бакчаларында кизү группалар элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк.


Фикер өстәү