Ифтар ашларын таратышырга теләктәшләр кирәк

Башкалабыздагы “Ярдәм” мәчете, Рамазан ае башлангач,  көн дә өйләренә алып барып, ике мең кешене ифтар ашы белән сыйлый. Газетабызда шушы хәбәр басылгач, укучыларыбыз редакциябезгә шылтыратып, бу хәтле адреска ничек ризык илтеп җиткерәләр икән, бигрәк күп бит, кайдан машина табалардыр, дип кызыксынды. Сорауларга“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов җавап бирде.

– Ниятләгәч Ходай ярдәм бирә икән. Әүвәлге елларда Рамазан чатырлары корып, ике мең кешене ифтар ризыгы белән сыйлый идек. Шушы кадәр кешене авыз ачтыруны күреп, иганәчеләр дә бик теләп ядәм кулы сузды. Быел, таҗвирус зәхмәте аркасында, андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә узган еллардагы кебек дәрәҗәгә җитә – ике мең кешене сөендерә алырбыз микән, башлап карыйк әле, дип тотынган идек. Рәхмәт яугыры, килеп чыкты ич. Билгеле, бу сан ике мең адреска алып баруны аңлатмый. Гаиләдә күпме кеше бар – ике-өчме, биш-алтымы – без бөтенесенә дә ризык алып барабыз. Мохтаҗ гаилә исемлегенә эләккән икән, ялгыз яшәүче ветеран, инвалидмы, күрмәүчеләр яки ишетмәүчеләрме, ялгыз бала үстерүче анамы, күп балалы гаиләме, без бер кешене дә мәхрүм калдырмыйча, бөтенесенә ланч-бокс илтәбез. Кайдан машина табасыз, дисезме? Сөбханалла, теләктәшләребез бар. Хәзерге вакытта алар – теләктәшләребез үз машиналары белән килеп (болар җитмешләп кеше) көн дә 20-30 адреска аш илтә. Дөрес, кайбер көннәрне 50-55 кеше генә килә дә, егетләребезгә авырга туры килә. Аш тарату кимендә өч-дүрт сәгать вакытны ала.

– Көн дә килә торган, аеруча актив ярдәмчеләрегезнең берничәсен атап китсәгез иде.

–  Хәйдәр Камалетдинов, Айдар Заһриев, Евгений Кулагин, “Мәүлет” мәчете имамы Радик хәзрәт, КФУ мөгаллиме Ринат Мозаффаров, Тимур Әхмәтгалиев, Андрей Сюткин, Нияз Ганиев кебек егетләребез, рәхмәт яугыры, көн дә килә. Без бу эшкә – мохтаҗларның, бигрәк тә күрмәүчеләрнең, ишетмәүчеләрнең  өйләренә азык җыелмалары илтеп бирүгә пандемия башлануга ук керешкән идек. Шимбә-якшәмбе көннәрендә ризык таратырга килүчеләр азрак була. Шуңа күрә машинасы белән килеп булышу мөмкинлеге, теләге булганнарга теләктәшләребез сафына кушылырга чакырабыз (“Ярдәм” фонды хезмәткәре Фаил Зариповка  ( телефоны – 89872723826) шылтырата аласыз.

– Ризык таратучыларны да табибыгыз тикшерәдер?

– Әлбәттә, температурасын үлчибез. Тиешле белешмә бирәбез. Битлек, пирчәткә белән тәэмин итәбез.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү