Болгарда Геройлар аллеясендә «Хәтер бакчасы» утырттылар

Болгарда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында үзәк мәйданда, Геройлар аллеясында Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан 27 миллион кешенең батырлыгы хөрмәтенә агач үсентеләре утырттылар. Бу хакта «Новая жизнь» яза.

Акция район башлыгы Фәргать Мөхәмәтов, Башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илһам Кузнецов һәм башка рәсми затлар катнашында узды.

Районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергә алар якташлары, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены кавалерлары бюстлары янына ылыслы яшь үсентеләрне утыртты.

Спаста яшәүчеләр өйләренә кайткан һәм сугыш кырларында мәңгегә ятып калган Бөек Ватан сугышы геройларын чираттагы тапкыр искә алды.

Акциядә катнашучыларның барысы да Ватанны саклаучылар турындагы истәлекләр киләчәк буыннарга тапшыру өчен мондый акцияләрнең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә өметләнүләрен белдерде.


Фикер өстәү