Җырчы ИЛЬВИНА: «Эстрада өчен гайбәт кирәк. Ләкин ул минем юл түгел»

Тормыштагы һәр үзгәреш – файдага. Безгә бу вакыт та кирәк иде. Чөнки өйдән бизгәнбез, үзебезне дә, якыннарыбызны да ярсытып бетергәнбез. Җырчы Ильвина шундый фикердә. Без аның белән эстраданың шәхси тормышка тәэсире, шоу-бизнес кагыйдәләре, вакытны дөрес бүлү, социаль челтәрләрдәге ялган темаларына сөйләштек.

:: Ильвина, җырчылар үзбикләнү чорында тамашачысын югалтмас өчен, социаль челтәрләрдә «туры эфир»­лар оештыра. Бу эфирлар буенча җырчыларның рейтинглары төзелә хәтта. Ә син тамашачың белән ничек эшлисең?

– Мин дә велосипед уйлап чыгармыйм, шундый ысулларны кулланам. «Туры эфир»ны ике аккаунттан алып барам. Аның берсе – шәхси сәхифәм, икенчесе брендлы, бизнес аккаунт. Бер эфирда «Бу вакытта нәрсә эшләп була, ничек вакытны файдалы итеп үткәрергә була?» дигән сорауга җавап эзләдек. Икенчесендә җырладым. Беләсезме, кеше өйдә утырудан бизгән икән. Күпләр депрессиягә бирелә, кулыннан эш төшә. Билгеле, бөтен кешегә дә авыр чак. Бигрәк тә икътисади яктан. Кече, урта бизнеслар авыр хәлдә калды. Хәер, алар гына түгел, һәр кеше сынау үтә. Ләкин бит акча табудан башка да эшләр бар. Һәрберебезнең гаиләсе бар. Балаларың булмаса, әти-әниең, туганнарың дигәндәй. Бәлки, без элегрәк кыйммәтләрне дөрес билгеләмәгәнбездер, бәлкем, безгә тормышка карашны үзгәртергә кирәктер? Шәхсән минем шундыйрак вакыт бара. Параллель рәвештә ике курста укый башладым. Аның берсе – Мәскәү, икенчесе – Казан мәктәбе. Алар дизайн өлкәсенә кагыла. Минем күңел төшенкелегенә бирелергә вакытым да юк. Көнаралаш дәресләр, өй эшләрен эшләү, моңа көндәлек мәшәкатьләр өстәлә. Кызым белән аш бүлмәсендә кайнашабыз. Никадәр рецептлар гына да искә төште. Ә бит күпчелек ашарга да пешерми башлаган. Йә заказ бирәбез, йә ярымфабрикатлар кулланабыз. Чыннан да, күп кенә гади рецептлар онытылган икән. Миннән дә күпме кеше бәлеш һәм башка ризык­ларны пешерү ысулын сорап алды.

Ил буенча гына түгел, кечкенә гаиләләр эчендә дә сынала торган чак. Тикмәгә генә һәр гаилә – үзе бер дәүләт димиләр бит инде. Ачыктан-ачык үз дәүләтебезнең нигезе ныкмы, юкмы икәнен күрәбез инде хәзер. Нигезне какшатмас өчен сабырлыкны ныгытабыз, бер-беребез белән сөйләшергә, аңлашырга өйрәнәбез. Иң мөһиме, кулдан эш төшмәсен. Интернетта бушлай марафоннар да бик күп бит. Шуларны үтик, алар барыбер күпме булса да уңай тәэсир калдыра. Минем, мәсәлән, телевизор кабызганым да юк. Аның өчен бөтенләй вакыт калмады. Үзбикләнү барыбызның да бертөрле башланды. Башта өйне җыештырдык, аннары кәгазь эшләрен җайга салдык, инде башыбызда, уйларыбызда генераль җыештыруны башлыйк. Табигатькә дә ял кирәк иде, ахыр чиктә. Хәзер ул кешеләрнең таптап йөрүеннән, чүпләвеннән аз булса да, арынып тора. Минем уйлавымча, бу вакыт безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелде. Халыкны башкача туктатып булмагандыр, мөгаен. Өлгермибез, үземне карарга, балага вакыт җиткерә алмыйм, дип зарлана идек. Хәзер вакыт бик җитә. Шушы әйберләрдән тәм табып, бәхетле булырга өйрәнергә кирәк.

:: Татар эстрадасы ни хәлдә? Карашлары Мәскәүдә булган җырчыларыбыз, татар эстрадасы юк, диләр. Күптән түгел Илнар Миранов та шулай диде.

– Беренчедән, мин татар эстрадасына тулаем кереп киткән җырчы түгел. Теләк булганда гына чыгыш ясыйм. Эстрада – төп керем чыганагым түгел. Минем өчен аның уңай ягы – үземнең иҗатым белән бүлешү, тамашачым белән аралашу мәйданы булуда. Җыеп әйткәндә, мин банкеттан банкетка, гастрольдән гастрольгә йөри, акча артыннан куа торган кеше түгел. Эстраданың тискәре ягы – бала тәрбиясенә вакытны чикләү. Миңа балам белән янәшәдә булу әһәмиятлерәк. Аннан соң, әлеге өлкәгә салган кадәр акчаны табыш буларак кайтара алмаячагымны да аңлыйм. Чөнки бездә ул бизнес буларак дөрес корылмаган. Артистларга килгәндә, бар ошаганы, бар профессионал булып җитешмәгәне. Ләкин халыкка профессионалның кирәк булмавы да мөмкин.

Эстрада проблемасы артисттан гына тормый бит ул. Аның кеременең 70 проценты ротация белән рекламага китеп бара. Моңа җырларны сатып алу, стилистка барып, образыңны булдыру да өстәлә. Эстрада тернәкләнсен өчен я бик көчле продюсерларның булуы кирәк, я инвестор. Продюсерлар бездә әзерләнми. Аның өчен чит илдә укырга кирәк. Аннан соң татар эстрадасының бик тар даирә икәнен аңларга кирәк. Ул бөтен дөнья буенча турлар оештыра алмый. Шуңа күрә без һаман бер әйләнә буенча йөрибез.

Хатын-кызга эстрадада авыррак. Аңа каядыр барып сөйләшүләр алып барасы, сорыйсы читен. Мин булдыра алмыйм аны. Шуңа күрә хатын-кыз касса аша эшли. Икенчедән, хатын-кызның сәхнә гомере кыска. Тамашачыга сәхнәдә матурлык кирәк. Ир кеше ул әле олыгайгач та затлы булып кала. Хатын-кыз алай түгел.

:: Димәк, гаилә белән дуэт оештыру отышлырак?

– Алар да бик күбәйде һәм барысы да бертөрле. Театраль постановкалары да, биюләре дә кабатлана. Кабатланмас дип Илсөя Бәдретдинованы әйтеп була. Менә аның беренче ноталарыннан ук, бу – Илсөя дияргә була. Чөнки үз стиле, форматы бар. Фирдүс шундый. Данир Сабировның да стиле бар. Үзеңнең асылың, образың, стилең булмаганда, сәхнәгә менмәү хәерлерәк. Кайвакыт радионы ачам, кем җырлаганын аңламыйм да. Барысы да бертөрле.

:: Сәхнә кешесе турында, телиме ул, теләмиме, гайбәт тә сөйләнә. Кайсы җырчы аны оста файдалана белә, кайсысы авыр күтәрә. Махсус гайбәт чыгаруга ничек карыйсың?

– Шоу-бизнесның төп кагыйдәсе дә шул бит инде. Гайбәт белән артистны кызыклы итү, сары матбугатта куерту – миңа нәкъ менә шул ошамый да. Элек үзем турында ишетелгән сүзләргә бик борчыла идем. Чөнки шәхси тормышымны күрсәтәсем килми, аны болгатуларын теләмим.

Эстрада өчен гайбәт тә кирәк. Популяр буласың килсә һәм бу өлкә синең бердәнбер керем чыганагы булса, шәхси тормышыңны да күрсәтәсең, үзең үк интригаларын да корасың. Бу кемнәргәдер ошый да, тик миңа ошамый. Шуңа күрә берзаман сәхнәдән югалып та тордым.

Ләкин күңел бар, аның җырлыйсы килә. Шуңа үзем өчен җырлыйм дигән формат уйлап чыгардым. Татар эстрадасында гайбәт ул кадәр үк тамыр җәймәгән. Рус эстрадасында, мәсәлән, шуның өчен сценаристлар яллыйлар, продюсер шул юнәлештә эш алып бара. Бездә күбрәк Инстаграмда куералар. Элек мин анда керми идем, хәзер эш буенча кирәк булгач, сәхифәмне алып барам. Әмма чама хисен югалткан юк. Пост язгач, бу миңа биш, ун елдан ничек әйләнеп кайта дип, кат-кат уйлаганнан соң гына чыгарам. Уйламыйча эшләгән әйберләр болай да күп анда. Аннары соңгы вакытта реклама артыннан куу китте. Мин рекламаны бик аз куям. Үзем сынаган һәм миңа ошаган әйбер булса гына ризалашам. Синең тамашачың сиңа карап алданмасын, дип эшләргә кирәк дип уйлыйм.

:: Быел җанисәп көтелә. Эстрадада кайбер җырчылар үзләрен татар түгел дип игълан иттеләр. Бу күренешкә ничек карыйсың?

– Ул – һәркемнең шәхси эше. Ләкин үзен татар дип санаган, татар исемен, татар фамилиясен йөрткән кеше үзен барыбер татар дип язачак дип уйлыйм. Монда татар телен ни дәрәҗәдә белү, белмәвең дә роль уйнамыйдыр дип саныйм. Калебендә бар икән милли хис, татарчасы бик начар булса да, ул үзен татар милләте кешесе дип саный. Татар теленә карашымны да беләсегез килә инде сезнең.

Телне мәҗбүри өйрәтеп булмый. Сайлау мөмкинлеге булыр­га тиеш. Бала аны сайлыймы-юкмы – анысы инде гаиләдән тора. Минем баламның татар телен өйрәнергә үзенең теләге бар. Ул мәктәптә бөтен фәннәрне инглиз телендә укый. Шуңа күрә кайвакыт урысча да бутап җибәрә. Әмма аның татар телен өйрәнергә теләге зур.

Әбисе, бабасы белән татарча сөйләшә. Үзем 1996 елны укырга кердем. Татар теленең күтәрелгән вакыты иде бу. Татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачылды. Балалар бакчасында урыс төркемендә йөрсәм дә, укуым татар сыйныфында булды. Анда без бөтен фәннәрне татарча укыдык. Имтиханнар исә урыс телендә алынды. Без – бөтен терминнарны татарча өйрәнгән балалар, бу хәлгә аптырап калдык. Шул чорда ук мәгариф системасы дөрес булмаган дигән сүз бит инде. Сине еллар буе татарча укыталар да, аннары имтиханны урысча тапшырасың. Ә аннары татар теленең кулланылышы кайда? Әгәр татар мохите булып, татар теле документларда, көндәлектә кулланыла икән, ул чакта мәҗбүри укыту кирәк. Әгәр инде ул гаиләдә кулланылу теленә әйләнгән икән, аны ихтыяри итү кирәк. Эстрадада да шул ук проблема ул. Тар даирәдә калырга телибез икән, татарча гына җырлаячакбыз. Инде дөнья күләменә чыгасың килә икән, татар музыкасын инглизчәгә тәрҗемә итеп, дөньяга чыгарырга кирәк. «Үзгәреш җиле» фестивалендә андый омтылыш булды. Белмим, никадәр дөрес ул, ләкин эшләп карарга кирәк. Татар телен күтәрә торган адымнарның күбрәк булуы кирәк. Мәсәлән, кызым «Шаян ТВ» каналы ачылганнан бирле мультфильмнарны шуннан гына карый. Мин мәҗбүр итеп түгел, үз ихтыяры белән. Менә шундый аңга тәэсир итә торган әйберләр күбрәк булсын иде ул. Кулланыш киңәйсен иде. Шул чагында укыту да үзеннән-үзе ихтыяридан мәҗбүригә әверелер иде.

Гөлинә Гыймадова

 


3 фикер

Җавап Отменить ответ