Безнең авылның түбән очындагы унике генә йортлы урамыбызны «Хуҗаш очы» дип йөртәләр. Кузяш елгасы буена урнашкан күрше урыс авылы Натальевканың да халык телендәге исеме Хуҗаш иде. Бу авыл кешеләре колхоз үзәге булган Мәлем авыл советына, кибеткә гел безнең урам аша йөрделәр. 1983 елда бу авылның халкы бөтенләе белән район үзәге булган Зәй шәһәренә күченеп бетте. Чөнки авылда кибет юк, мәктәп ябылды, яз-көз юллар начар. Кагыйдә буларак, мәктәп бетсә, авыл да бетә инде ул. Ә урамыбызның «Хуҗаш очы» дигән исеме калды. Менә шул очта бер чорда без 15ләп бала үстек. Безнең урам шау-гөр килеп торды. Җыйнаулашып каникулда язгы көтүгә чыга торган идек. Таулардан кар киткән, арадагы чокырларда, сузылып, көпшәк кар ята. Анда без, салкын торсын өчен, сөт тутырылган шешәләрне куябыз. Көтүгә сарыкларны гына алып чыгабыз, алар рәхәтләнеп былтыргы үләнне уртлый. Бездә таулар шәрә, агачлар үсми, бер дигән көтүлекләр! Арада иң өлкән малай көтү башлыгы була, аның сүзе – закон. Кызлар, күлмәк итәгенә тутырып, учак өчен былтыргы коры сыер тизәге җыябыз. Ә ул – кипкән үлән бит инде, шулкадәр әйбәт яна. Шул учакта калай савытта, чиратлашып, сөт белән шикәрдән кәнфит кайнатабыз, кемнеке тәмлерәк була, бер-беребезне сыйлашабыз. Бернинди әшәкелек юк, көн буе туйганчы уйнап, сарыкларны да онытмыйча, якты күздә аларны өйгә куалап кайтабыз.
Җәен лапталы, чижиклы уйнап, бергәләшеп печән чокырларына җиләккә, чия тавына чиягә, урманга шомыртка йөреп, кышын чана-чаңгы, тимераякта шуып, тыкрыкны тутырган кар көртләрендә мәгарәләр ясап, уйнап үтте безнең балачак.
Безнең очта Гайниямал түти белән Галим бабайның балалары юк иде. Галим бабай, сугышны башыннан ахырына кадәр үтеп, исән-сау кайткан. Алар күп итеп каз асрыйлар иде. Гайниямал түти, урам башындагы чирәмлектә – тарлауда шалаш ясап, каз булып җиткәнче, бәбкә саклый. Шалашны без дә ясашабыз, салкынча булганда, яисә яңгыр сибәләсә, шунда кереп ышыкланабыз. Ә бәбкәләрне ана каз белән ата каз үз канатлары астына ала.
Шул Гайниямал түти бәбкә саклаганда, күршесе Шәмсиямал әби белән без – балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештыралар иде. Башта өй борынча кереп, таяк күтәреп (үзебезчә колга, янәсе) «бүләк» җыябыз. «Колга»га эләргә әниләр аллы-гөлле ситсы кисәкләре бирә. Үзебезнең очтагы барча өйне йөреп чыккач, тарлауда Сабантуй уздырабыз. Әбиләр безне йөгертәләр, сикертәләр, көрәштерәләр, җырлаталар, биетәләр. Кыстатып торган кеше юк, бар да үзенең һөнәрен күрсәтә. Әбиләр, колгадан чишеп, бүләкләр бирәләр, бик осталарыбызга 10 тиен, 5 тиен акчаларга кадәр эләгә. Гайниямал түти тулы гәүдәле, түм-түгәрәк, ачык йөзле әби иде. Ул, безнең кыланмышлардан бөтен гәүдәсе белән селкенә-селкенә, эче катып, кет-кет көлә… Хәзер шуларны күз алдына китереп утырам да: «Ул үзенә шулай юаныч тапкан һәм, үзе дә сизмәстән, безнең тәрбиячебез булган бит инде», – дип уйлыйм. Без үскәндә, авылда балалар бакчасы юк, әниләр көн буе эштә, бала-чаганың үз эше – кош-корт, бозау, бәрәннәр карау. Шул эшне эшлә, дип искә төшерүче юк, һәркем үзе белә. Авылда бөтен кеше оя-оя каз, үрдәк асрый иде. Борынга яз исе керер-кермәс, ана каз, йә чаршау артында, йә аяклары астына биегрәк булсын өчен агач шакмаклар кыстырылган тимер карават астында, йомырка салып, оя басып утырыр иде. Онытылып китеп, караватта аягыңны салындырып утырсаң, каз дәшми-тынмый гына балтырыңны өздереп тешләп тә ала, ул урын шул минутта түм-түгәрәк булып күгәреп тә чыга. Казны ачуланмыйсың, үзең гаепле, йөрмә аның тынычлыгын бозып, ул шундый мөһим эш белән мәшгуль чагында. Каз йомыркаларына карандаш белән номер язып, иске бүреккә җыеп, әниләр аларның барчасын да ояга – тал чыбыгыннан үрелгән зур кәрзингә салам арасына салып куялар. Каз оя басып утырганда: «Чү, тавышланмагыз, дөбердәмәгез, баз капкачын каты япмагыз! Юкса бәбкәсе томаланыр», – дип, әледән-әле кисәтеп кенә торалар. Каз бәбкә чыгаргач та, әллә күпме шул хут белән тавышланмаска тырышып йөрисең әле.
Хәзер каз, үрдәк асраучы юк, үсә төшкән кош-кортны китереп сатучылардан алып кына үстерүгә җайлашты халык. Авылда мал-туар, кош- корт кимегәч, су буйларын тал басып бетерде, елгаларга ләм утырды. Без бәләкәй чакларда инешләр челтерәп ага, төбендәге эреле-ваклы ташлары да аермачык күренеп тора иде. Шуңа күрә без савыт-сабаны, сөт аерткан сепарат тәлинкәләрен дә гел су буена төшеп юа идек. Инештә балык та күп. Кармак белән дә тотабыз, ятьмә белән дә сөзәбез. Ә иң кызыгы балыкны таба белән тоту иде… Бәрәңге кыздырган тирән эчле табаны су төбенә утыртып куясың да тын да алмый көтеп утырасың. Менә табаңа әкрен-әкрен балык тула башлый. Монда иң зур осталык сорала торган мизгел – табаны яшен тизлеге белән судан тартып чыгару. Берьюлы унар балык эләккән чаклар да була! Вак-төяген әфсен-төфсен китереп: «Эре балык ияртеп кил!» – дип, кире суга җибәрәбез. Ә эреләрен чиләккә сала барабыз. Авылыбызның исеме дә шул балыкка бәйле – Верхний Налим. Олы кешеләрнең сөйләвенә караганда, элеккеге заманнарда бу җирләрдә зур елга булган һәм анда налим дигән балыклар йөзеп йөргән, имеш. Моның дөрес булуы бик мөмкин, чөнки
безнең авыл түбәнлеккә урнашкан,
ә тирә-ягыннан аны биек таулар, тирән чокырлар, калын урманнар әйләндереп алган.
Хәзерге торган җиребез район үзәге булса да, авылга еш кайтабыз, әти-әни инде исән булмаса да, нигезебезне сакларга тырышабыз, җәйләрне балалар, оныклар белән шунда уздырабыз. Күп кеше, яшьлегемне сагынам, ди, җырларда да шулай җырлана. Мин, нишләптер, бәбкә саклап, балык тотып, тауларда көтү көтеп, болыннарда җиләк җыеп үскән балачагымны сагынам…
Рита Әхмәтова, Зәй
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat