«Рубин» Леонид Слуцкийны шаян видеоролик ярдәмендә туган көне белән котлады

«Рубин» уенчылары һәм тренерлары оригиналь видео төшереп, үзләренең баш тренерын Леонид Слуцкийны 49 нчы туган көне белән котладылар. Видеокотлау клубның Instagram челтәрендәге рәсми битендә бастырылган.

Котлауның башлам өлеше үзенчәлекле килеп чыккан: анда голкипер Юрий Дюпин Әстерхан «Волгарь»ында арендада булган Камил Закировтан юлламаны укыды. Әлеге юлламада ярымсакчы котлау булып Слуцкийга Владимир Кузьминның «Верни меня» җырын куюын сорады.

Леонид Слуцкий 2019 елның 19 декабрендә «Рубин»ның баш тренеры итеп билгеләнде.

 


Фикер өстәү