Казанда һәлакәткә очраган машинадагы ир-атның мәетен чокырдан алганнар

Төнлә Казанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы ир-атның мәетен чокырдан алырга туры килгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Фаҗига 3 майда төнлә Казанда булган. 2.20 сәгатьтә Магистраль урамында 14нче модельле «Лада» автомобиле юлдан чыгып, чокырга төшеп киткән.

Һәлакәт вакытында машинада ике ир-ат булган — берсе үлгән, икенчесен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.


Фикер өстәү