Кайчан сулы булырбыз?

Без Буа районы Иске Суыксу авылында яшибез. Узган ел җәй буе суга тилмердек. Авылга “Чиста су” программасы буенча су кертелде. Әмма безнең урамда юк. Дүрт көн инде бер тамчы су акмый. Суны керткәндә авыл советында башка кеше эшли иде. Яңасына бу сорау белән барсаң, берни белмим дип кайтара. Районга да мөрәҗәгать итеп карадык. Әмма үзгәреш юк? Без быел да суга тилмермәбезме?

Әлфия Җамалетдинова

Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен Буа районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтовка шалтыраттык.

– Иске Суыксуда өр-яңа торбалар куелып, су кертелде. Башнялар яңартылды. Ни өчен су килмәвен ачыкларга кирәк. Безгә мөрәҗәгать иткәннәре юк иде. Бәлки, анда берәр җирдә авария бардыр. Су каядыр агып ятмый микән? Урынга барып хәлне ачыкларга кирәк. Әлегә кадәр су белән тәэмин ителүне җирле үзидарә контрольдә тота иде. Озакламый яңа оешма эшли башлаячак.


Фикер өстәү