“Күрше малае күңелне кузгатты”

Коронавируска бәйле чаралар безне күп әйбергә өйрәтә. Кемнәрдер бу авыр вакытта тормышына шөкер итәргә өйрәнә, кайберәүләрнең башкалар ярдәмен тоеп, ирексездән күзләре яшьләнә. Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү волонтерларның да, җитәкчеләрнең дә күңелен кузгата.

Кичә Мамадышта 4 балалы 39 гаиләгә “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында күчтәнәч пакетлары өләшкәннәр. Азык-төлек җыелмасын райондагы бер сәүдә үзәге җыеп биргән. Шушы күчтәнәчләрне өләшкәндә, волонтерлар бер вакыйгага тап була.

– Бер дүрт балалы гаилә яшәгән адрес буенча килдек. Хуҗаны чакырып кычкырып торабыз. Этләр дә өрергә тотынды. Шунда күрше өйдә яшәүче кечкенә малай безне койма аша карап тора башлады. Теге пакетны хуҗаларына тапшыргач та, ул малай һаман безгә таба карый. Шунда күңел әллә нишләде, – ди район хакимиятенең матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова. – Без бер-беребезгә караштык, сүзсез дә аңлаштык. Машинага утыргач, теге малайга үзебез акча җыешып пакет ясарга булдык. Беренче кибеткә тукталдык. Керсәк, анда “Игелек кәрҗине” дигән акция бара икән. Һәм ул туп-тулы. Директор рөхсәте белән без бу күчтәнәчне теге сабый яшәгән йортка күтәреп киттек.

Көтелмәгән кунакларны күреп, әлеге гаилә аптырап кала. “Улыгыз безне карап калгач, аның да тәмле әйберләр ашыйсы килгәндер дип уйладык. Бала бит ул. Күчтәнәчнең кемгә тиеш, кемгә юк икәнен белми”, – дип волонтерлар күчтәнәч тапшыра. Шул вакытта сабыйның әнисенең күңеле тула.

– Авыр яшәүчеләргә ничек булса да булышырга тырышабыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, без бик шат, – ди Гөлназ Кадыйрова.

Баксаң, әлеге сабыйның да тормышы җиңелләрдән түгел. Иске генә өйдә яшиләр, ярдәм бер дә артык булмаган.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү