Covid-19 га каршы иммунитет формалаштыру өчен төп шарт билгеле

Яңа төрдәге коронавируска каршы иммунитет формалаштыру өчен нинди шартлар кирәклеге билгеле булды. Бу турыда медицина фәннәре докторы, Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының патофизиология профессоры Антон Ершов сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, «иммунитетның интенсивлыгы» организмда B- хәтер күзәнәкләре («беркатлы» лимфоцитлар) күпме вакыт яшәвенә бәйле.

«Нәкъ менә шушы күзәнәкләр G иммуноглобулин эшләп чыгара, алар вирус агенты кабат эләккәч патологиягә үсәргә ирек бирми», — дип галимнең сүзләрен китерә «Российская газета».

Ершов сүзләренчә, 2002-2003 елларда атипик пневмония эпидемиясен чыгарган SARS вирусы белән Covid-19 арасындагы охшашлык булу сәбәпле, Covid-19 га иммунитет ике ел сакланачак дигән фараз бар. Әмма расланган мәгълүмат юк.

«Уртача дәрәҗәдә авыру һәм медикаментларны артык кулланмау тотрыклы иммунитет формалаштыра ала. Менә шул вакытта организмның аңа максималь иммунитеты формалаша», — диде Ершов.

Авыруның җиңел агымы вакытында кеше организмына вирус аз санда эләгә, шуның аркасында ул инфекцияне бөтенләй сизмәскә мөмкин. Димәк, аңа каршы антитәнчекләр эшләнмәскә мөмкин. Һәм киресенчә, иммунитет авыруның артык авыр агымы вакытында формалашмаска мөмкин. Бу очракта организм киләчәк өчен саклау формалаштыруга түгел, ә хәзерге вакытта гомерне саклап калуга бөтен көчен куячак.

 


2 фикер

  1. Эйе Суыксу да жир астыннан су чыкмый Карантинда???нишлэп шул зур авылда жэе буе кеше су курергэ тилмерэ, Нишлэп моны правительство карамый, неужели бу проблема ны решать итеп булмый, уйлагыз
    Инде бераз халык турында, бу заманада оят, халык суга тилмерэ бит. Ходай биргэн, жир астыннан чыккан суга акча тулибез, шуна да кара астан суга тилмереп яшибез. Кая безнен Глава, кая урынбасарлары, алар кая карыйлар Икэн, Оят бу Оят,, Мэскэугэ Путинга язарга наверно ИСКЕ Суыксу авылына кунакка КИЛСЕН эле,

  2. Эйе Суыксу да жир астыннан су чыкмый Карантинда???нишлэп шул зур авылда жэе буе кеше су курергэ тилмерэ, Нишлэп моны правительство карамый, неужели бу проблема ны решать итеп булмый, уйлагыз
    Инде бераз халык турында, бу заманада оят, халык суга тилмерэ бит. Ходай биргэн, жир астыннан чыккан суга акча тулибез, шуна да кара астан суга тилмереп яшибез. Кая безнен Глава, кая урынбасарлары, алар кая карыйлар Икэн, Оят бу Оят,, Мэскэугэ Путинга язарга наверно ИСКЕ Суыксу авылына кунакка КИЛСЕН эле,

Җавап Отменить ответ