“Җизни килеп йөрим дигән иде”

Ниләр генә юк бу тормышта! Кайчак әллә нинди башка сыймаслык хәлләр турында ишетәсең дә, башта ышанмыйча да торасың. Ә аннары әңгәмәдәшең сөйли башлагач, ул вакыйгалар әкренләп күз алдыннан уза. Фаягөл белән мине социаль челтәр таныштырды. Бер төркемдә үз киңәшен калдырган иде ул. Ә мин аңа язып карарга булдым. Сөйләшеп киткәч, үзебез дә сизмәстән якын кешләргә әйләндек.

– Күрше ирнең йөргәнен әллә ничә ел күзәтәм инде. Шулкадәр остарып беткән бу. Хатынын кеше алдында үбеп-кочып кына тора. Кырыйдан караганда алардан да бәхетле пар юк сыман. Мин бу ирнең йөргәнен белсәм дә, сөяркәсенең кем икәнен белми идем. Гөлчәчәк елап кергән саен, аны кеше сүзенә ышанма дип гел юатып чыгардым. Тормышлары бозылмасын, дидем. Тик авылда кеше сүз җиткерми торамы соң?, – ди ул.

Күршеләре Илгизнең буй-сыны әле дә кызлар күзе төшәрлек икән. Җитмәсә, матур итеп сөйләшә дә белә. Шушы сыйфатлар өстенә кесә тулы акчасы да бар икән.

– Шушы көннәрдә Гөлчәчәк шәһәргә чыгып китте. Аерылышам дип кырт кисә. Бик авыр хәлдә калган. Баксаң – иренең сөяркәсе дигән кеше, апасының кызы икән. Гөлчәчәк каты тора – бүтән авылга да кайтмыйм, туганым белән дә аралашмыйм, ди. Бу хәлләрне нигә сөйләп тораммы? Мин үзем дә бик күп начар сүз ишеткән хатын. Ирем үлгәндә мин 32 яшьтә идем. Кияүгә дә сорап килделәр. Тик ике бала белән беркая да бармадым. Кызым белән улым үскәч, күзләренә ничек карармын дип курыктым, – дип сөйли Фаягөл.

Авылда яман аты чыкмасын өчен, ул ирләр белән исәнләшми дә торган була. Аеруча күршесе Илгиз юлда туктап утыртам дисә дә, каршы килә. Иренең рухына тап төшермичә яши. Инде хәзер Фаягөлгә 62 яшь тулган.

– Ялгыз хатынга гел кырын карыйлар. Чит ирләрдән түгел, үз җизнәм әйдә килеп йөрим, ярдәм итеп торырмын, кеше белмәс, дигән иде. Шунда ук, авызын яптырдым. Шуннан соң ник бер сүз катсын! Киресенчә катырак хөрмәт итә башлады. Хәзер мулла булды инде ул, – ди ул. – Аның каравы мине балаларым кадерләп яши. Кечкенәдән үзем аякка бастыргач, сүз саен әни сиңа рәхмәт дип торалар. Киленем дә, киявем дә бик кешелекле булдылар. Атна саен хәлемне белеп торалар. Гомерем буе ир назына сусап яшәсәм дә, хәзер бер дә үкенмим. Намусым чиста. Ә хәзерге яшьләргә карап шаккатам. Кеше тормышын бозу турында уйлап тормыйлар, Аллаһы Тәгаләдән курку да юк. Кеше сүзе дә борчымый. Гомер үтә дә китә ул. Әмма күз яше, рәнҗеш дигән әйбер төшми калмый.Менә шунысын онытмасыннар иде.

Диләрә Кашапова


“Җизни килеп йөрим дигән иде”” язмасына фикерләр

  1. Аллахтан курыккан кеше начарлык эшлэми дэ бит инде. Аллахны бар диеп белмэу — гонах кылдыра, э бу — шайтан эше.

Фикер өстәү