Бүген «Ливадия» шифаханәсендә ике атналык обсервациягә Берлиннан килгән 27 кеше урнаштырылды, дип хәбәр итә ТРның коронавируска каршы көрәш буенча оперштабы.
Билгеләп үтелгәнчә, пассажирлар арасында 22 кеше Татарстаннан, 3 — Башкортстаннан, 1 — Киров өлкәсеннән, 1 — Марий Элдан.
Барысы да медицина тикшерүе узачак һәм анализлар тапшырачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat