Камал театры артисты, волонтер Айгөл Абашева: “Мин тумыштан шундый, ярдәм сораган кешеләр яныннан тыныч күңел белән узып китә алмыйм”

Үзизоляция вакытында авыр хәлдә калган пенсионерларга дару һәм азык-төлекне волонтерлар алып кайтып бирә. Казан волонтерлары бу көннәрдә 6 меңнән артык ярдәм күрсәткән инде. Алар арасында Камал театры артисты Айгөл Абашева да бар. Без аның белән әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләштек.

Айгөл, волонтер булып язылу идеясе ничек туды? Ничек кенә карасак та, хәвефсез шөгыль түгел, әти-әниең каршы килмәдеме?

Волонтер булып язылырга дустым тәкъдим итте. Шунда ук риза булдым. Мин тумыштан шундый күрәсең, ярдәм сораган кешеләр яныннан тыныч күңел белән узып китә алмыйм. Мин бит Пенза кызы. Казанда ун еллап яшибез. Күченеп килгән елларда юлыбызда гел яхшы кешеләр генә очрап торды, шөкер. Шуңа күрә әти-әни дә теләгемә каршы килмәде. Күңелеңдә бар икән, без синең өчен бик шат, үзеңне сакла, диделәр. Аларның фатихасы миңа тагын да көч бирде.

Ярдәм сораучылар күпме?

Кайчак көнгә бер генә заявка була, кайчак дүртәү. Бүген күбрәк булды.

Ярдәмне ничек кабул итәләр?

Без өлкән кешеләргә, инвалидларга алар сораган продукцияне илтеп бирәбез. Тапшырганда исә берникадәр ара сакларга тиеш булабыз. Алар белән сөйләшеп тору да тыела. Кайсы каушап кала, шикләнүчеләр дә бар. Кайберләре шатлыктан елап та җибәрә. Бик кызганам, юатасым килә, нишлисең…

Битлек һәм перчатка киюдән тыш, үзеңне тагын ничек саклыйсың?

Организмны ныгытырга тырышам, витаминнар эчәм, туклануга яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк кертергә тырышам. Күңел изгелектә, бар да яхшы булыр, Алла бирса.

Хезмәттәшләрең бу шөгылеңне ничек кабул итте?

Хезмәттәшләрем дә, җитәкчелегебез дә бу эшемне хупладылар. Рәхмәт аларга, аз гына кыек карасалар да рәхәт булмас иде. Хезмәттәшләремннән бик күп җылы сүзләр ишеттем, болар бар да көч өсти, әлбәттә. Иң мөһиме сау-сәламәт булыйк, бу афәтләрне исән-сау үткәреп җибәреп, театрда күрешергә насыйп булсын.

Казан мэриясе матбугат үзәге ярдәмгә мохтаҗ булучыларның гозерләрен һәм волонтер булырга теләүчеләрдән гаризаларны “Ачык Казан” системасы  яки +7 (843)236-41-23 телефоны буенча кабул итә.

 

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү