12 яшьлек кыз 5 яшьлек баланы бәрдергән

Башкортостанның Федоровка авылында скутер белән идарә иткән 12 яшьлек кыз авария ясаган. Уфадагы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, кыз велосипедта йөргән биш яшьлек малайны бәрдергән.

Алар икесе дә бер юнәлештә хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз мототранспорттан егылып төшкән. Авариядә скутерчы да, велосипедчы да зыян күргән.

Кызның әти-әнисенең скутерга документлары булмавы ачыклана. Кыз яше буенча да скутер белән идарә итәргә хокуклы түгел. Хәзер скутер махсус стоянкага урнаштырылган.

— Мондый хокук бозулар өчен балигъ булмаган бала — профилактик исәпкә куелырга, ә ата-аналар административ штрафка тарттырылырга мөмкин. Юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә карау өчен җибәрелде, анда кыз һәм аның әти-әнисе профилактик эш алып бару өчен чакырылачак, — дип белдерделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре.


Фикер өстәү