Аномаль җылылар башланамы әллә?

Бүген, 5 майда, Татарстанда җәйге көн кебек җылы булачак.

Көндез һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 2-7 метр тизлектә булыр дип фаразлана.

Синоптиклар фаразларына караганда, якындагы өч көндә республикада җылы һава торышы сакланачак.

Температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк.


Фикер өстәү