Бәби көткәндә ураза тотарга ярыймы?

Бәби көткәндә ураза тотарга буламы? Бала имезүче хатыннарга ураза тотарга ярыймы икән? Әлеге сорауларга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
– Бәби көткән килеш, ураза тота башладыгыз, ди. Шул чакта ниндидер авырлык сизсәгез яки бала имезгәндә сөтегез бетә икән, билгеле, ураза тотарга ярамый (хәер, тотмасаң да була, гафу ителә дип аңларга кирәкми моны). Бала тапкач, аны ике ел имезергә тәкъдим ителә динебездә. Бала көтүче яки бала имезә торган ханымнарга, чирләп торганнарга, әйтик, грипп эләктереп авырып киткәннәргә, шушы мәшәкатьле вакытлары үткәч, Коръәнебез калдырган уразаларын тотып бетерергә куша. Хроник чирләре булганнар ураза тотучыларны ашата яки фидия сәдакасы бирә ала.

Рәшит Минһаҗ әзерләде

 

Фото: pixabay.ru


Фикер өстәү