Чәчәк сатмаска, металл җыймаска

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, Әлмәттә үзчикләү режимын бозган өчен кием кибете хуҗабикәсенә штраф түләргә туры киләчәк. Сәүдә үзәкләре арасында кырын гына эшләп ятучылар бар.

Әлмәттә уздырылган рейд вакытында Радищев урамындагы трикотаж кибетенең эшләвен дәвам итүе ачыкланган. Сәүдә үзәгендә сатып алучылар булган, бинага керү чикләнмәгән. Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре “Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу” маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр. Эшмәкәргә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Сәүдә үзәкләренә бәйле мондый очраклар еш буламы?
Оператив штаб мәгълүматларына караганда, бу – беренче генә очрак түгел. Үзчикләү вакытында бары беренче кирәк-яраклары һәм ашамлыклар кибетләренә генә эшләргә рөхсәт ителә. Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре Гафиятуллин урамындагы ике чәчәк кибетенең үз изоляция режимын бозуын ачыклаган. Тикшерү вакытында ишекләр ачык булган. Салон хуҗасы, шулай ук сатучы үз гаебен таныган. Алар штрафка тартылган. Апрель аенда рейд барышында Әлмәттә Ш.Усманов һәм Монтажная урамнарында урнашкан төсле металл кабул итү пунктларында металл кабул итүчеләргә штраф салынган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү