Депутатлар хезмәт хокукларын яклау буенча кабул итү уздыра

2020 елның 6 маеннан 12 маена кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү атнасы үткәрелә.

Кабул итү атналыгы кысаларында:
– 6 майда 11: 00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Эшлекле Россия» гомумроссия оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе А. Р. Абдуллаҗанов гражданнарга консультация бирәчәк;
– 7 майда 10: 00 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты О. И. Павлова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашында «Кайнар линия» оештырылачак;
– 8 май көнне 11: 00 сәгатьтә Инстаграмдагы @airatfarrahov аккаунты аша Дәүләт Думасы депутаты А. З. Фәррахов эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча туры эфир уздырачак;
6, 8, 12 майда 10: 00 дән 13: 00 гә кадәр сораулар буенча гражданнар консультацияләре уздырылачак:
– Эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре җавап бирәчәк;
– Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау буенча ТР Хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм ТР Профсоюзлары федерациясе вәкилләре җавап бирәчәк.
Барлык чаралар да дистанцион форматта 8-800-216-00 телефоны һәм Skype: Priemnayaer116 буенча узачак. Алдан язылу өчен өстәмә мәгълүматны 8(843)-238-10-00 телефоны аша шалтыратып белешергә мөмкин.


Фикер өстәү