Путин коронавирус вәзгыяте буенча киңәшмә уздырачак

Россия Президенты Владимир Путин 6 майда COVID-19 вәзгыяте буенча киңәшмә уздырачак, дип хәбәр итте аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Анда инфекцияләргә каршы көрәш чаралары һәм чикләүләрне бетерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар.

Владимир Путин 5 майга чикләүләрне этаплап бетерү планын әзерләргә кушты. Хакимиятләрнең карары май бәйрәмнәрендә авырулар санының күрсәткечләренә бәйле булачак.

«Без, әлбәттә, барыбыз да 11 майны көтәбез, ә иң мөһиме, үсеш динамикасы күрсәткечләрен яки инфекциялеләр саны кимүне көтәбез. Шуңа бәйле рәвештә, изоляция чараларын этаплап бетерү әлеге динамикага бәйле булачак. Әйдәгез, түземлек булыйк һәм көтик», — диде Песков «Россия 24»га биргән интервьюсында.


Фикер өстәү