«Тыныч кешенең башы сирәк авырта»

Май башында көннәрнең кисәк кенә җылытуы аркасында соңгы арада баш авыртуыннан зарланучылар саны арткан. Әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә сизгер кешегә еш кына күптән көтеп алган җылы көннәрне дә әнә шулай кәефсез каршыларга туры килә шул.

Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Регина Ахунова сүзләренә караганда, кешенең табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле булуы – табигый хәл. “Без барыбыз да – табигатьнең алыштыргысыз бер өлеше. Һава торышындагы үзгәрешләрне дә һәркем сизә. Аерма бары шунда: сау-сәламәт кешенең организмы бу үзгәрешләргә яраклаша һәм бернинди авырлык та сизми. Ә менә иммунитеты көчсезләнгән, хроник чирләре булган кеше исә һава торышындагы үзгәрешләргә тиз генә яраклашып өлгерә алмый. Нәтиҗәдә, кешедә әле бер, әле икенче төрле авыру билгеләре күренергә мөмкин. Баш авырту – шуларның иң таралганы санала”, — ди табиб.

Моннан тыш, һава торышындагы үзгәрешләр вакытында кешенең кан басымы уйнарга, буыннары, биле сызларга, кәефе төшәргә дә мөмкин. Мондый күңелсезлекләрне алдан кисәтү өчен ни эшләргә? Регина Ахунова сүзләренә караганда, һава торышы үзгәргән көннәрдә хроник чирләре булган, аеруча йөрәк-кан тамыры авыртуларыннан интеккән кешеләрдән сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булу сорала. Аларга активлыкны киметергә, ерак юлга чыгудан, очрашу-күрешүләрдән тыелып торырга кирәк. Авыртуны баса торган дарулар да кул астында торсын. “Андый чакта авырту ешлыгы еш кына кешенең психологик халәтенә дә бәйле була. Тынычлык саклаучылар һава торышындагы үзгәрешләрне җиңелрәк уздыра. Шуңа күрә андый көннәрдә иң беренче чиратта тынычланырга кирәк”, — ди табиб.

Регина Ахунова һава торышындагы кискен үзгәрешләрне җиңел генә үткәрү өчен түбәндәге киңәшләргә дә колак салырга чакыра:

1. Һава торышы үзгәрешләренә сизгерлек дәвалауга бирешми. Аның

билгеләрен игьтибарсыз калдыру аркасында кешенең хәле тагын да авыраерга мөмкин. Шуңа күрә бу чорда кеше кәефсезләнә башлауга ук тиешле чарасын күрергә тиеш.

2. Һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешегә, иң беренче чиратта,йокы режимын бозарга ярамый. Йокы вакыты – 6-8 сәгатьтән дә кимрәк булмасын! Матрац белән мендәр – сыйфатлы материалдан тегелгән, уңайлы, бүлмә җилләтелгән булырга тиеш.

3. Бу чорда начар гадәтләрдән баш тарту, кәхвә, алкогольле эчемлекләр куллану, баллы ризык ашаудан тыелып тору хәерле.

4. Түлегенә, ким дигәндә, ике литр су эчүне дә гадәткә кертегез. Әмма йөрәк-кан тамыры, бөер авыруы булган кешеләргә суны табиб белән киңәшләшеп кенә эчәргә кирәк.

5. Туклану да игътибардан читтә калмасын. Һава торышы үзгәргән чорда авырдан эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тартыгыз. Дөрес тукланмау аркасында, сару кайнау, эч күбү, эч китү башланса, хәлегез тагын да авыраячак.

6. Бу чорда йога белән шөгыльләнү, йөзү, саф һада җәяү йөрү, бакчада эшләү дә файдага гына булачак. Сәламәт булыйк!

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү