Рөстәм Миңнеханов Сабага сәфәр кылды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәренә барды. Анда вакытта ул Корсабаш авылындагы социаль-мәдәни объектларны карап чыкты һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды.

Башта ул яңа балалар бакчасын карап чыкты. Бу мәгариф учреждениесе былтыр төзелгән. Барлыгы 20 урыны бар.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты күп функцияле мәдәният үзәгенә юнәлде. Объект 100 урынлык, 2018 елда ачылган. Мәдәният йортында кул эшләре, хореография, театр һәм сынлы сәнгать түгәрәкләре эшли. Монда тагын китапханә һәм Корсабаш авыл җирлеге администрациясе урнашкан.

Тагын Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Корсабаш интернат мәктәбенә ясалган капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Интернат 36 урынга исәпләнгән. ТР Президенты уку кабинетларын, остаханәләрне, ашханәне, йокы бүлмәләрен карап чыкты.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.


Фикер өстәү