Бар яктан да сәламәт булырга теләүчеләр өчен 5 уңай ГАДӘТ

Физик һәм психик яктан сау-сәламәт буласың килсә, гадәтләреңне барла. Әлеге сүзләрнең дөреслеккә тулысынча туры килүенә көн дә диярлек инанам мин. Кайчак һич игътибарсыз кала торган гадәтләрнең чынында никадәр әһәмиятле булуы турында уйланганыгыз бармы сезнең? Бүген әнә шундый биш гадәтне барлыйк әле.

Кайчаннан бирле барыбыз да диярлек өйдә утырабыз. Эш-фәлән дип, көн-төн чабасы юк, үзеңә һәм гаиләңә дә игътибарны көчәйтергә итәргә вакыт җитәрлек. Үзебезне ярата һәм кадерли башларга да вакыттыр инде?!

Үзеңә игътибар дигәннән, гадәтләребезне дә күз уңаеннан ычкындырмаска иде бит. Көндәлек эшләргә күнегелгән кайбер гамәлләребезнең, һичшиксез, сәламәтлегебезгә дә йогынтысы зур. Мин менә тәнебезгә дә, җаныбызга да файдасы күп булган тагын биш мөһим гадәт турында исегезгә төшереп китәм әле. Нигә уңай икәннәрен дә аңлатып карармын. Карап торышка гына гади алар, ә әһәмиятләре — би зур!

1. SPF һәм кара күзлек белән “дус” булу.

Иң актуаленнән башлыйк әле. Урамда яз, кояш хәзер күпкә активрак, әул безгә файда гына түгел,кызганычка каршы, күпмедер күләмдә зыян да китерә.

Файдадан башласак, кояш җылылык һәм яктылык, серотонин («бәхет гормоны») һәм D витамины чыганагы. Кояш күпләр өчен яхшы кәеф чыганагы да әле (моңа шул серотонин сәбәпче инде).

Ә хәзер зыяны турында. Интенсив кояш нурлары безнең күзләргә (күзләр ультра шәмәхә нурларга артык сизгер) һәм тиребезгә(кояш нурланышы тиренең вакытыннан алда картаюына китерә, хәтта тиредә яман шеш барлыкка килү сәбәпчесе дә була ала дигән фикер бар) зыян сала. Шуңа да, кояшка чыккан вакытта саклану гаять мөһим.

Беренчедән, күзләребезне яхшы сыйфатлы кара күзлекләр белән сакларга кирәк блса, икенчедән, тәнебез — аеручы бит тиресе турында онытмаска кирәк. Географик урынга карап, билгеле бер периодта составында «SPF»(экспозициянеңйомшару коэффициенты) булган кремнар кулланырга киңәш ителә. Бездә исә бу период якынча майдан алып сентябрьгә кадәр. Һәм бу, чыннан да, бик мөһим гадәт!

2. Йоклар алдыннан һәм йокыдан уянгач бүлмәне җилләтү.

Кемнең саф һавада йоклыйсы килмәсен инде?! Бигрәк тә җиһанда яз патшалык иткән чорда. Рәхәте бер, ә әлеге гадәт – салкын тию, баш авыртудан саклый һәм йокы татлы һәм тыныч булуын тәэмин итә. Бүлмәләрне җилләтү ял сыйфатын да яхшырта, бүлмәдәге организм өчен зыянлы булган артык дымлылыкны бетерә. Моннан тыш, ул бүлмәдәге һаваны кислород белән баета. Иртән үзеңне яхшы хис итү өчен бу – бик мөһим шарт. Галимнәр әле тагын шуны раслады: җилләтелгән бүлмәдә йокысызлыктан тилмергән кешеләргә йокыга китү күпкә җиңелрәк икән.

Бүлмәне җилләтүнең берничә кагыйдәсе дә бар әле. Максималь уңай нәтиҗәгә ирешер өчен:

җилләтү вакыты 10-30 минутны тәшкил итәргә тиеш;
иң яхшысы – йоклар алдыннан бүлмәне җилләткәнче, урын-җирне җәеп куярга кирәк;
температураның артык кимүенә юл куймау зарур;
җилләтелә торган бүлмәнең ишеге ябык булырга тиеш.

Менә шул гына. Ә бит йокыбызның сыйфаты яхшы булу көнебезнең ничек үтәчәгенә, аннан бигрәк сәламәтлегебезгә зур йогынты ясый.

3. Шкаф почмагында яткан тәмләткечләрне ешрак куллану.

Моны да яхшы гадәтләр исемлегенә кертик әле. Пешеренмичә тормыйбыз бит. Билгеле булганча, тәмләткечләр ризыкның тәменә генә түгел, кеше сәламәтлегенә дә йогынты ясый – моны борынгы медицина трактатлары да, фәнни тикшеренүләр дә раслаган. Мәсәлән, имбирьсулыш системасы авыруларын дәвалый, метаболизмны нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Ә зәгъфран, кан басымын стабильләштерә, кандагы холестеринны киметә . Көндәлек кулланыла торган кызыл һәм кара борыч яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклый, сөякләрне ныгыта, салкын тиюдән профилактика буларак та кулланыла. Ә ванильнең картаю процессларын акырынайту һәм яман шешкә каршы тора алу кебек үзлекләре турында белә идегезме әле?

Ләкин! Әлеге пунктның икенче ягы да бар. Тәмләткечләр кеше сәламәтлегенә зыян дакитерергә мөмкин. Мәсәлән, “Балык өчен тәмләткеләр”, “Салат өчен катнашма”, “Прован үләннәре” кебек катнашмалар. Аларның составында химик ингредиентлар күп. Аннан соң, чамасын белеп эш итәргә кирәк. Ризыкка тәмләткечләрнең һәркайсын 5-6 граммнан да күбрәк  салмау зарур. Ә аллергикларга аеруча сак булырга киңәш ителә.

4. Медитация.

Менталь (ягъни кешенең психик халәтен чагылдыручы) сәламәтлегебезне кайгырту никадәр мөһим булуы турында әйтеп тә торырга кирәкмидер? Ахыргы вакытта бу үзенә күрә бер тенденциягә дә әверелеп бара бугай. Кешеләрнең психология белән кызыксыну дәрәҗәсенең артуы турында әйтәм әле. Психик яктан сәламәт булуга бер зур адым – медитация.

Кемдер медитацияне гел дә чынга алмый. Ә менә галимнәр тикшеренүләр медитация барышында эмоциональ реакция өчен җавап бирүче миндалевид тәнчекләренең күләмнәрдә кимүеначыклаган.Бу кешенең эчке халәтенә уңай йогынты ясый, ягъни ул тышкы мохиттәге ярсыткычларга кискен реакциядән тыела ала башлый.  Өстәвенә медитация белән шөгыльләнү башка практикалар алдында зур өстенлеккә ия: аның ярдәмендә баш миенең уң һәм сул ярымшары дә тигез эшли башлый. Ә бу – тормышны “тәртипкә” салу өчен бик мөһим шартларның берсе.

Медитация физик сәламәтлеккә дә гаять уңай йогынты ясый. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрнең хәлен яхшырта, кандагы шикәр күләмен киметә, хәтерне яхшырта һәм ныгыта, метоболизмны нормальләштерә, картаю процессларын акырынайта һ. Әлеге шөгыль һәм аның файдасы турында бер китап чыгарсаң да, җитмәс төсле.

Әлеге шөгыльне үзләштерү өчен берничә киңәш:

Медитация өчен үзегезне иркен тота торган урынны сайлап, үзегез генә калыгыз (үзегез генә булгач, телефон һәм башка төр техника да булырга тиеш түгел).
Беренче чорда сулышыгыз артыннан күзәтегезһәм башка уйларга бирелмәскә тырышыгыз.
Артык якты яки караңгы урынны сайларга тырышмагыз.
Медитация ахырын хәбәр итү өчен таймер куярга кирәкми. Бу сезне әлеге процесстан кисәк “алып атачак”.
Медитация вакытында салмак җыр, рухландыргыч сүзләр һәм башкасын да тыңларга мөмкин. Монысы инде сезгә нәрсә ошау һәм ошамаудан тора.

5. Иртәне “рәхмәт”тән башлау.

Иртәнге сәгатьләрдә үзеңне яхшы рухка “көйләү” өчен тагын бер яхшы гадәт. Аны кичен дә башкарырга була. Рефлексия, ягъни узган көнгә йомгак ясау урынына да эшләргә мөмкин.

Әлеге гадәтнең исеме дә бар: “рәхмәт әйтүпрактикасы”. Әлеге практика галимнәрнең игътибар үзәгендә булмаса да, тормышта аның ярдәмен табучылар аз түгел.

Менә хәзер үк уйлап карагыз әле. Бу тормышта нәрсәгә рәхмәтле булып була? Кешенең тормышы сынауларга никадәр бай булса да, алар арасыннан да бер кисәк “яктылык” табып, шуның өчен дә рәхмәтле була ала ул. Ә инде бертуктаусыз мал артыннан куучыларны, туктатып, булганына шөкер итә белергә өйрәнергә кирәктер. Андыйлар бу гадәткә аеруча игътибар итсә иде.

Галәм аңа рәхмәтле кешеләрне ярата һәм аларга тагын да күбрәк бирергә тырыша. Чөнки ул, асылда, кешеләрдән берни белән дә аерылмый.Александра Маринина, “Фантом памяти.

Шушы гадәтләрне тормышыгызга “кертеп” карагыз әле. Чын күңелдән алынганнарга файдасы тими калмас. “Гадәтләрем болай да күп” диючеләргә җавабым бер: исемлектән начарларын сызып ташласагыз, боларына урын табылыр ул. Сәламәт булыйк!

Лилия Гыймазова әзерләде.

Фото: pixabay.ru


Фикер өстәү