Муенга җил бәрсә, нишләргә?

Ата казга сәлам бирә торган чорга аяк бастык. Җил бәреп, муены борылмый башлаган кешегә әнә шулай ата казга сәлам бирергә кушалар бездә. Бу сүзләрне баштарак чынга алмасак та, авыртуга чыдый алмагач, шыпырт кына ата-казга сәлам биргән чаклар да булды. Булышмый иде, билгеле. Муенга салкын тиюдән алай җиңел генә котылам димә!
Эсседә тәрәзәсе ачык килеш машинада җилдерү, кондиционер астында суыну, үтәли җилдә эшләү, тәрәзәне ачык калдырып йоклау… Муенга җил бәрүгә сәбәпче булган мондый күренешләр җәй көне безне адым саен сагалый. Гомуми практика табибы Венера Хисамова сүзләренә караганда, табиблар телендә миозит дип йөртелгән муенга җил бәрү күренеше беренче карашка гына җиңелчә авыру кебек тоела. “Вакытында чарасын күрмәсәң, ялкынсыну йоткылык һәм ашказанына кадәр таралып, кешенең сулыш алуы кыенлашырга, йөткерә, буыла башларга мөмкин. Тора-бара ризыкны йота алмавың да бар”, — ди белгеч.
Муенга җил бәрүне кисәтү өчен иң элек үтәли җилдән сакланырга киңәш итә ул. Туңарга да ярамый. Шуңа күрә җәйге эсседә кондиционер астында озак вакыт утырырга киңәш ителми. Даими рәвештә стресска бирешүче кеше муенга салкын тиюдән ешрак интегә икән. “Муен “кату”ны кисәтү өчен гел хәрәкәттә булырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Бу очракта йөзүдән дә файдалырак шөгыль юктыр ул. Туйганчы йоклау, дөрес туклану да мондый күңелсезлекләрне булдырмый калырга ярдәм итә”, — ди Венера Хисамова. Туклану димәктән, муенга җил бәргән чорда кыздырылган, әче, майлы ризыкларны, исерткеч эчемлекләрне чикләп, балык һәм диңгез ризыкларына, йомырка, җиләк һәм чикләвеккә, яшелчәләргә, майсыз иткә өстенлек бирергә куша ул.

Муенга җил бәргәндә тагын нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?
1.Муенга җил бәргәндә хәлне җиңеләйтү өчен иң элек җиңелчә генә коры компресс ясап карагыз. Моның өчен кыздырылган үтүк ярдәмендә
җылытылган шарф яки яулыкны муенның авырткан өлешенә куеп тору да җитә.
2. Лимфа тамырлары ялкынсынмаган булса, муенга җиңелчә генә массаж ясарга да мөмкин. Моны өчен авырткан урынны бармак очлары белән җиңелчә генә уарга кирәк. Әмма аны махсус мазь яки май сөрткәч кенә ясарга ярый. Аннары муенга җылы шарф урап, ятып торырга кирәк.
3. Муен мускуллары киеренке халәттә тормасын өчен йоклаганда баш астына салынган мендәр уңайлы булырга тиеш. Ишек-тәрәзәләр дә яхшылап ябылган булсын.
4. Температура күтәрелсә, кичекмәстән дару эчәргә кирәк.
5. Авырту көчәя барып, хәлегез 2-3 көннән соң да уңайланмаса, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Халык медицинасы
Муенга җил бәргәндә түбәндәге компрессның да файдасы тими калмас. Моның өчен иң элек керән тамырын угычның эре тешләре аша чыгарып, шуңа 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яки шарф ярдәмендә бәйләп куеп, 20 минут ятып торасы. Икенче ысул өчен исә бал кирәк булачак. 2 аш кашыгы балны кайнап торган су өстендә җылытып, шуны авырткан урынга сөртергә кирәк. Өстенә целлофан пакет куеп, бер сәгать шарф бәйләп торсагыз, муеныгыздагы авыртудан җилләр исәр.

Динә Гыйләҗева


Фикер өстәү