Балтачта «Җиңү тәрәзәләре» балкый

Өйдә торып укыган чакта балаларның иҗади активлыгы бермә- бер артты,- ди Балтач урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Сафиуллина.

— Менә безнең 1″А» сыйныфы укучыларын гына алыйк. Нинди генә проект- конкурс игълан ителсә дә, берсеннән дә читтә калмыйлар. Дистәдән артык шундый чарада катнаштылар инде. Җиңүчеләребез дә бар. Шул арада рәсемен дә ясыйлар, агач та утырталар, өйдә булышуларын да фотога төшереп, безгә җибәрәләр. Бу көннәрдә барысы да «Җиңү тәрәзәләре» бизәү белән мәшгуль. Иң өлгерләренең эшләре белән сез дә танышыгыз әле. Берсеннән-берсе матур, шулай бит?
«Афәрин, балалар! Афәрин, әти-әниләр!» — дияргә генә кала.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү