Рус телле балаларга татар телен өйрәтүче Ләйсән Гәрәева: «Укучыларым белән әкият телендә сөйләшәм»

Рус телле балаларга татарчаны өйрәтү җиңел түгел. Әмма кызыксындыру чаралары уйлап тапканда моңа ирешеп була. Музыка, сынлы сәнгать ашамы, халык авыз иҗатымы – тәэсир итү өчен бөтен чара бар, – ди Казандагы олимпиадаларга махсус әзерләүче СОлНЦе мәктәбендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Гәрәева.

Республикада татар теле дәресләре кыскартылган вакытта да әти-әниләр гаризасы белән укытмаган, татар җанлы Павел Шмаков мәктәбендә белем бирә Ләйсән. Соңрак биредә укытучыларның сәгатьләре кимемәсен өчен, татар теле дәресләрнең кайбер өлешен түгәрәккә әйләндерәләр.
– Ләйсән Фәрит кызы дәресләрне балалалар шатланырлык итеп уздыра. Алар белән бергәләп татарча җырлый, музейларга йөри. Мәктәптә төрле казанышларга ирешкән татарларны, үзенең дусларын, укучыларын кунакка чакыра, – ди Павел Шмаков милли мәсьәләләр буенча урынбасары турында.
Ләйсән – Казан кызы. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Студент елларында ук галимә Флера Сафиуллинаның урыс телле балаларны татарча өйрәтү методикасы белән кызыксына башлый. Башта КДУ каршындагы академик көллияттә укытса, 6 ел инде әлеге мәктәптә белем бирә. Шул ук вакытта балалар бакчасында да дәресләр алып барырга өлгерә.
– Телне белер өчен аны яратырга кирәк. Укытучының да үз «чәчү вакыты», үз «урак өсте» бар. Һәр авырлыкны җиңәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Мәктәптә башка фән укытучылары да татар телен хөрмәт итә. Нинди генә чара уздырсам да, теләп кушылалар. Әле менә Тукайның «Туган тел» шигырен бүлеп, укытучыларга җибәрдем, һәрберсе үз өлешен ятлап сөйләде, – ди ул. – Дәрестә җыр, шигырь, рәсем сәнгате, күн эшләнмәләре, хәтта кыстыбый белән өчпочмак та ярдәмгә килә. Аны мавыктыргыч итәр өчен әкият телендә сөйләшеп була. Әгәр заманага яраклаштырылган әкият юк икән, аны үзең уйлап таба аласың. Без шулай эшләдек тә. Татар теле турында әкият язып, тамашаны 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә әти-әниләргә, укучыларга тәкъдим иттек.
Ләйсән Гәрәева әйтүенчә, әкияттә бер гаиләнең фаҗигале язмышын күрсәткәннәр. Шүрәле аларның туган телен урлап киткән булган. Әти-әниләр гаиләдә – татарча, балалар урысча сөйләшкәнгә бу. Татар телен белмәгән бала тамырсыз агач кебек, җил искәндә, төрле якка аварга мөмкин. Укытучы әкият аша “кеше туган телсез яши алмый” дигән фикерне төшендерергә тырышкан.

Чит тел – мәгълүмат табу коралы, рус теле – аралашу өчен, ә татар теле? Менә бу сорауларны укучыларга гына түгел, хезмәттәшләренә дә биргән. Физика укытучысы Наил Әфләтунов шунда кыенсынып кына:
– 20 ел мин йә татар, йә урыс булып яшәмәдем. Мин хиппи идем. Бары 50 яшь тулгач кына, хиппи түгеллегемне аңладым. Бу яшьтә мин туган телгә сусавымны белдем, әбием җырлаган татарча җырларны ишетәсем, туган телне өйрәнәсем килде, – дигән.

Сүзгә рус теле укытучысы Гүзәл Ногманова кушылып, татар телен белмәү аркасында оялган бер хатирәсен яңарткан. «Кабардино-Балкариядә ял иткәндә, Кавказ мәдәнияте, табигатенә гашыйк булып, балкар теле белән кызыксына башладым. Баксаң, ул шулкадәр татар теленә охшаш икән. Һәр кешенең туган телгә – үз юлы», – диде ул.
Онлайн дәресләр дә – уен эш түгел. Баланы читтән торып үзеңә каратып тоту өчен, дәресне кызыклы итеп үткәрергә кирәк. Ләйсән Гәрәеваның эше бик күпкә артса да, иҗади биремнәрне күбрәк бирергә мөмкинлек туган. Әйтик, беренче дәресләрдә коронавирустан саклану турында бергәләп фильм әзерләгәннәр. 7 нче сыйныфка кадәрге укучылар өчен «ВКонтакте»да төркемнәр булдырганнар. Укучылар, биремнәрне эшләп, шунда җибәрә икән. Югары сыйныфларга «Татарский с Дмитрием Петровым» дигән видеотапшыру ярдәмендә бирә башлаган.
– Катгый кысалар куймыйм. Әгәр кәефегез юк икән, өй эшен куеп торыгыз, соңрак эшләрсез, дим. Бер баланың да өй эшен эшләмичә сузып йөргәне юк, – ди мөгаллимә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү