Роберт Миңнуллинсыз 40 көн узып китте

Бүген Роберт абый Миңнуллинның кырыгы. Халык шагыйре каты авырудан соң 27 март көнне бакыйлыкка күчте. Үзе китсә дә ул безнең янәшәдә генә кебек. Кызы Таңсылу әтисенең Инстаграм битен туктатмады. Ул аны көн дә диярлек Роберт Миңнуллинга бәйле иң матур вакыйгалар белән тулыландырып, әтисенең рухын шатландырып тора.

Роберт абыйның нинди матур тормыш белән яшәгәнен, хатынына булган яратуын, оныклары өчен янып яшәвен без әле дә күреп торабыз. Бүген исә Таңсылу әтисенең “Кеше гомерләре бигрәк кыска” дигән шигырен куеп, аны Айдар Галимов башкаруында тәкъдим итә. Инстаграмда Роберт абыйны сагынып, җылы сүзләр язып калдырганнар. Берәүләр, аның авырганын белмичә калганына гафу үтенә, икенчеләр шагырьне гомерендә бер күрмәсә дә, җанга якын кешесенә әйләнде дип яза. Без исә, Роберт Миңннуллиның урыны оҗмахта, рухы шат булуын телибез.


Фикер өстәү