Парад соңрак, салют көнендә булачак

Быел 9 Майда,мәгълүм сәбәпләр аркасында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм парады узмый. Ул июнь ахырында яки сентябрь башында үтәчәк. Күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ачыклык кертте.
«Бу хакта май азагында беләчәкбез, әлегә төгәл әйтә алмыйбыз», – диде ул «Татар-информ»
мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә.
Бу исә коронавирус инфекциясеннән чыгу режимы чараларына бәйле. Ләйлә Фазлыева 9 Майда барлык телеканалларда 19 сәгатьтә күрсәтеләчәк бер минут тынлыкка кушылырга чакырды. Сугыш кырында ятып калганнарны, илгә исән кайтып, соңрак вафат булганнарны шулай искә алачакбыз. Бу – гомумроссия чарасы. Аннан соң, шулай ук өйләрдә килеш кенә «День Победы» җырын күмәк башкару, тәрәзә янына килеп, балконга чыгып шәм, фонарь кабызу чаралары үтә.
22 сәгатьтә Казанда бәйрәм салюты була. Аны һәм республикада узачак башка чараларны «Яңа Гасыр» телеканалыннан карый алачакбыз. 9 Майда Казандагы Җиңү паркында Совет сугышчысына һәйкәл ачыла. Һәйкәлне эшләр алдыннан сугыш һәм тыл ветераннарының да киңәшен сорашканнар. Ул Советлар Союзы Герое Гази Заһитов образына охшатып ясалган.
Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары 31 мең­нән артык. Аларга социаль ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар эшли: диспансеризация тикшерүе үткә­релә, техник тернәкләндерү чаралары бирелә, ветераннарның фатирларына, йортларына ремонт ясала. Татарстанда быел беренче кварталда гына да социаль хезмәткәрләр 232 ветеранга өстәмә ярдәм күрсәтә башлаган. Барлык ветераннарның өйләренә барып, ихтыяҗларын белешеп кайтканнар.
– Ярдәмгә мохтаҗлар ел саен арта, чөнки ветераннарның балалары да өлкәнәя, аларның үзләренә дә булышырга кирәк, – ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Ярдәмгә мохтаҗлар хакында күршеләре, танышлары да хәбәр итсен иде.
Илкүләм һәм республика дәрәҗәсендә оештырылган чаралардан тыш, һәр гаилә үзе дә өлкән яшьтәге өлкәннәрнең күңелен күрә ала. Волонтерлар бәйрәм бүләкләре, күчтәнәчләр тарата. Агитбригадалар ишегалдында концерт куя. Ветераннарны телефоннан котларга да, «Үлемсез полк» чарасында катнашырга да мөмкин.

Фәния АРСЛАНОВА


Фикер өстәү