Теләче районы хастаханәсендә гериатрия кабинетын онлайн ачтылар

Бүген Теләче район үзәкхастаханәсендә онлайн режимда «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проектлары кысаларында гериатрия кабинеты ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Өлкән буын вәкилләре өчен мөһим булган кабинетны ачу вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге җитәкчесе Резида Шаһвәлиева һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Район үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинетын булдыру фикере Борис Менделевич эш сәфәре белән Теләчегә килгәч туа.

«Бүген мондый кабинетларның әһәмияте көннән-көн арта бара. Моның өчен аерым кабинет булдырсагыз, медицина җиһазларын булдырырга үзем ярдәм итәрмен», — дип вәгъдә биргән иде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә ул үз акчасына гериатрия кабинетын җиһазландырды.

 Видеоэлемтә аша район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов Борис Менделевичның әлеге гамәленә сокланабыз, диде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова: «Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, өлкән буын вәкилләренә ярдәм итәргә тиешбез. Бүген Теләчедә шушындый кабинетның ачылуы зур нәрсә. Бу безнең киләчәк, кешенең яше өлкәнәйсә дә, ул үз-үзен карый, йөртә алсын, актив тормыш алып барсын. Моның өчен профилактика эше алып бару зарур», — диде ул.

Кабинетны онлайн ачу вакытында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ирек Галиуллин һәм район Ветераннар советы рәисе урынбасары Сәлмән Гыйльмиев, әлеге эшне башкаруда үз өлешләрен керткән Президент Рөстәм Миннехановка, район җитәкчеләренә һәм Дәүләт Думасы депутатына олы рәхмәтләрен җиткерделәр.


Фикер өстәү