Үзизоляция вакытында торак документларын үзең белән йөртергә киңәш итәләр

Биредә күчемсез милекне сату-алу килешүе яки найм килешүе турында сүз бара.Үзизоляция режимын, даими теркәлү урыныннан китеп, башка җирдә, әйтик, берәр туганында үткәрүчеләргә кагыла бу.
Мондыйларга өйдән чыгып йөрергә туры килгәндә, нәкъ менә шул документларны үзеңнән калдырмаска кирәк. Россиянең Суд-эксперт палатасы белгечләре шундыйрак киңәшләр бирә, дип хәбәр итә ТАСС,
Законда кешенең теге яки бу урында яшәп ятуын раслау бурычы күздә тотылмаган анысы. Әмма үзең белән торак килешүләрен йөртү төрле тикшерүләрдән котылып калуга ярдәм итәчәк, ди Суд-эксперт палатасы белгечләре. Моннан тыш, хокук саклау органнарына күрсәтү өчен, шәхесне раслаучы документны үзең белән йөртү зарурилыгын да тагын бер кат искәртеп үткән алар.
“Көчәйтелгән әзерлек режимы вакытында шәхесне раслаучы документны үзең белән йөртергә һәм, кирәк булганда, вәкаләтле вазифаи затлар таләбе буенча күрсәтергә кирәк. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең документ күрсәтү таләбен инкарь итү административ хокук бозу булып санала. Полиция хезмәткәрләренең, документын күрсәтмәгән кешене, шәхесен ачыклау өчен, җирле полиция бүлегенә мәҗбүриләп китерү хокукы бар”, – дип аңлаткан Суд-эксперт палатасы белгечләре.


Фикер өстәү