Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәрәңге сортын сайлау һәм утырту буенча киңәшләр бирде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәрәңгене дөрес итеп утырту буенча киңәшләр бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Без табигать көйсезлекләреннән беркая да качып котыла алмыйбыз. Ә туфракны дөрес итеп әзерләү кулыбыздан килә — ул уңдырышлы һәм яхшы итеп казылган булырга тиеш. Чәчүлек бәрәңгенең алдан ук „яровойлаштырылган“ булуы шарт. Моның өчен чәчүлекне ачык һавада кояшта тотып җылытырга кирәк. Шул чакта бүлбеләр яшелләнә, аларда вак кына үсентеләр барлыкка килә», — диелә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «бәрәңгене көрәк белән казып утырткан очракта, рәтләр бер-берсеннән 60-70 сантиметр ераклыкта булырга тиеш». «Бүлбеләрне көрәк тирәнлегендә, чокыр төбенә шытымын өскә каратып утырталар», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Ведомствода бәрәңгенең Кортни, Регги, Самба, Зумба, Танго, Ред Скарлетт, Винета, Зекура, Удача һәм Роко дигән сортларын утыртырга, шулай ук колорадо коңгызына каршы эшкәртергә киңәш иттеләр.

https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/07-05-2020/tatarstan-avyl-hu-alygy-ministrlygy-b-r-ge-utyrtu-chen-ki-shl-r-birde-5741266

Фикер өстәү