Кош-корт алучыларга субсидия биреләчәк

Тиздән авылларда кош-корт ала торган чор башланачак. Узган ел республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән субсидиядән авыл халкы бик теләп файдаланды. Йөзәрләгән кош-корт алучылар саны да күпләп артты.

Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, авыр вазгыять булуга карамастан, шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ярдәм чаралары быел да сакланачак. Шуңа күрә кош-корт алган вакытта, әлеге төр субсидия турында да истә тотсагыз зыян итмәс.

Субсидия бер каз һәм күркә бәбкәсенә – 100, үрдәк бәбкәсенә – 80 сум, бройлер чебиенә 30 сум исәбеннән бирелә. Шул ук вакытта субсидия күләме кош-корт сатып алу бәясенең (транспорт чыгымнарыннан тыш) яртысыннан артык була алмый. Субсидия түләүнең кайбер шартлары да бар. Моның өчен бәбкә-чебиләрне Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алырга кирәк. Кошлар бер айдан зуррак булырга тиеш түгел. Шәхси хуҗалык сатып алган кош-кортның саны 50дән 100 башка кадәр булу һәм аларны билгеле бер вакыт дәвамында (бройлерлар һәм үрдәкләр – 2 ай, казлар һәм күркәләр – 4 ай) асрау мөһим.
Моннан тыш, күпләп терлек асраучыларга кече фермалар төзү буенча чыгымнарның бер өлешен кайтаруга, савым сыерлары, сөт кәҗәләре, кәҗә бәтиләре асрауга, нәселле таналар алуга, өч яшьтән зуррак булган бия асраган өчен дәүләттән субсидия алырга мөмкин. Субсидия алу өчен кирәкле документларны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырырга кирәк.


Фикер өстәү