Ни өчен балаларны «Тәрәзә янына килмәскә!» дип куркытырга ярамый?

Шушы көннәрдә Казанның Коләхмәтов урамында урнашкан йортның 7 катыннан 6 яшьлек кыз бала егылып төшеп һәлак булды. Сабый өйдә үзе генә булган. Язгы-җәйге чорда тәрәзәдән егылып төшү очраклары еш була. Балаларны ничек сакларга соң?
Бу хакта психолог Эльвира Сафина белән сөйләштек.

– Балаларның биеклектән егылып төшүе, әти-әниләрнең сабыйларның психологиясен аңлап бетермәүдән килә. Кечкенәләргә ярамый, тәрәзәгә якын килмә дигән сүзләр әйтеп кенә, ул егылмас дип уйлый күрмәгез. Балалар алар ярар дип әйтсә дә, бу хакта тиз оныта. Аннары кайбер бала ярамый дигәч, нигә икән дип кызыксынырга мөмкин. Сабыйның баш мие егылып төшәсен, төшкәч ни буласын уйламый. Шуңа да балаларны әти-әниләр үзләре сакларга тиеш.
Фаҗигаләрне булдырмый калыр өчен нишләргә?
– Баланы бер минутка да үзен генә калдырмаска;
– Чебен-черки өчен куелган челтәргә (сеткага) ышанмаска, аңа сөялмәскә;
– Сабыйга тәрәзәгә менү өчен уңайлыклар булмасын;
– Тәрәзәне берничә сантиметр гына ачарлык итеп фиксатор куярга;
– Тәрәзәгә рәшәткәләр куйдырырга;
– Балага тәрәзәдән егылып төшү хакында еш сөйләп, кат-кат кисәтеп торырга.


Фикер өстәү