Ашарга акча җитми, әҗәткә алабыз: түләүле бүлек студентлары уку бәясен төшерүне сорый

Түләүле бүлектә белем алучы ил студентлары укуга бәяләрне киметү өчен имза җыя. Хатка кул куючылар фикеренчә,  өйдә белем алу  вуздаукуга караганда берничә мәртәбә очсызрак.Петициягә кушылучылар арасында безнең студентлар да бармы? Югары уку йортларында бәяләрне киметергә җыенмыйлармы?

“ВКонтакте” социаль челтәрендә бастырылган петиция берничә көн эчендә 12,5 мең имза җыйган. Бөтенроссия студентлар берлеге рәисе Олег Цапко сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бу илдә студентларга ярдәм итү турындагы иң зур петиция. Студентлар укуның бәясен киметүне таләп итә. Бөтенроссия студентлар берлегенә  студентлар, деканатлардан көн саен хатлар килә. Алар арасында, ашарга акча җитми,  әҗәткә алабыз, диючеләр дә бар икән. Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, бу хакта  барлык вузлар да борчыла, мәсьәләне карарга кирәк, әлегә студентларның хаты җавапсыз кала, дип белдергән.

Татарстан Студентлар Лигасыннан, бездән бу петициягә кушылучылар бармы–юкмы, дип сораштык.

Лиганың бу петициягә бернинди катнашы даюк, – дип белдерделәр матбугат үзәгендә.

Аның каравы, Лига  республикадагы мәгариф  оешмаларының социаль хәле,  онлайн уку буенча мониторинг уздырган. Сораштыруда  4,5 меңнән артык урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашкан. Алар дистанцион белем алуның сәламәтлеккә зыян китерүен, тәҗрибә алумөмкинлеге булмавын, мөгаллим белән  элемтәгә  керә алмауларын, укытучыларның техниканы аңлап бетемәвен, мәгълүматның сыйфаты начар булуын белдергән.  Сораштыруда катнашучыларның  30,9 проценты онлайн укуны – югары, 59,8 проценты –уртача, 9,3 проценты түбән дип бәяләгән. Хәзерге вакытта студентларның 58,5 проценты – өйләрендә, 19,7проценты – арендалаган фатирда, 14,9, проценты –тулай торакта, 2,5 проценты туганнарында торып онлайн укый. Үз чикләү вакытында вуз студентларының – 27,1, ссузларда  һөнәр үзләштерүчеләрнең  4,3 проценты эшсез калуын әйткән. 60,9 проценты, матди хәл начараймады,39,1 проценты мөшкелләнде дип җавап биргән.  Студентлар бүгенге вазгыятьтә тулай торак өчен бәяләрне киметү яки  түләүдән азат итүне, мохтаҗ студентларга  матди ярдәм күрсәтүне, түләп укучыларга бәяне киметү, онлайн укыганда, сәламәтлеккә бәйле үзенчәлекләрне исәпкә алу, укытучыларның техник җиһазларын яхшыртуны тәкъдим иткән.

Студентның гомергә акчасы җитмәде

Үзчикләү вакытында акча эшләүчеләр студентлар да  бар. Әнә Зәлия кичке бүлектә дизайнерлыкка укый. Елына 33 мең  сум акча түли. Буш вакытыбулгач, эшкә урнашкан. Ярты айга 13 мең хезмәт хакы ала. Үзчикләү аңа бернинди зыян да китермәгән.

Студентның гомергә акчасы булмады инде аның. Казанда яшәгәч, кызыбызның тулай торакка түлисе юк. Юл чыгымнары юк, ашханәдә  туклану өчен акча тотылмый. Бер казаннан ашыйбыз. Елына 50 мең  сум түлибез. Быел соңгы елы инде. Өйдә торсалар да, укудан туктамадыларбит. Читтән килүчеләргә авыр, әлбәттә. Аларга уку өчен акчаны кире кайтарырга кирәк, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Айгөл Бәдриева.

Чыгымнар кимемәде, артты…

Татарстан вузлары студентлар язмышына битараф түгел. Кайберләре тулай торакларга түләү бәяләрен киметсә яки азат итсә, кайберләре студентларга ашамлыклар, юыну чаралары өләшә, кайберләре читтән килгән студентларга туклану өчен түли. Төрле вузда хәлләр төрлечә.
Тик вузларда дистанцион белем бирүне читтән торып укуга тиң дигән сүз белән килешеп бетмиләр. Белем бирү федераль стандартларга туры китереп оештырыла, чыгымнар кимемәгән,киресенчә, арткан, дип аңлаттылар.

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ)да студенларның 39 проценты түләп укый. Бу сан башка вузлар белән чагыштырганда, кимрәк. Аларга елына урта 140 мең сум акча түләргә туры килә.

Хат авторлары имза җыйганда, вузларның чыгымнарын, бурычларын искә алмаган. Бәяләрне киметкәндә, югары уку йортларычыгымнарны мөстәкыйль рәвештә каплый алмый.Ул түләүсез бүлектә укыганга да, укымаганга да бер үк төрле. Вуз бәяне үзе билгеләми, – ди
Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетының укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Алексей Лопатин. –Чыгымнар кимемәде, киресенчә, артты. Читтән торып укуга бер генә вуз да әзер түгел иде. Шуның өчен студентларга да, мөгаллимнәргә дә шартлар тудырырга туры килде. Студентларның шактые тулай торакларда яши. Анда югары тизлекле интернет кертелде, уку өчен бүлмәләр булдырылды. Мөгаллимнәргә вузда электрон укыту буенча  курслар оештырылды.  Уку сыйфаты үзгәрмәде. Безгә берәүнең дә, бәяләрне төшерегез, дип мөрәҗәгать иткәне юк. Гаилә хәле авыр   булган гаиләләр деканатка  килеп,  проблемаларын җиткерә ала.  Андыйларга уку өчен ваклап түләргә рөхсәт ителә. Чит илләрдән килгән  студентларга бүген бигрәк тә авыр, алар үз  илләренә кайта алмый. Читтән килгән 1 меңләп  студентка  ашамлыклар өләштек. Төшке аш  бәясе 75 сум булса, аның 40 сумын уку йорты түли. Шулай итеп, туклану студентка нибары 35 сумга гына төшә. Студентларның хәленә, булдыра алганча, керергә тырышабыз.

Белем бирү оешмалары үзләре күрсәткән түләүле хезмәтләр өчен түләүне мөстәкыйль рәвештә раслый, тик аның күләме Россия Мәгариф министрлыгы билгеләгән нормативлардан ким була алмый. Татарстан Студентлар Лигасының үзизоляцияләү режимында һәм дистанцион укытудастудентларның социаль хәлен яхшырту буенча тәкъдимнәре ведомствода карала, –дип белдерде безгә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү