9 Май көнне кичке унда “Җиңү фонарьлары”н бергәләп кабызыйк!

9 Май көнне 22.00 сәгатьтә Россиянең барлык шәһәрләре һәм авылларында яшәүчеләр, сугыш кырларында ятып калган каһарманнарыбызның искә алу йөзеннән, тәрәзәләр янына килеп, “Җиңү фонарьлары” кабызачак. Тәрәзәдән урамга яктылык сирпүче фонарь сыйфатында шәмнәр, көнкүреш фонарьлары, тәмәке кабызгычлар, телефон һәм смартфон экраннары кулланылырга мөмкин.

“Җиңү фонарьлары” акциясенең максаты: ил өчен авыр вакытта – “Үлемсез полк” сафларында иңгә-иң торып бару мөмкинлеге булмаган шартларда бердәмлегебезне күрсәтү.

Кадерле татарстанлылар! Әйдәгез, Җиңү көнендә 22.00 сәгатьтә барыбыз да тәрәзәләребез янына килеп, балконнарыбызга чыгып, ут кабызыйк һәм шуның белән каһарманнарыбызга чиксез рәхмәтебезне, аларның истәлеген саклауны күрсәтик!


Фикер өстәү