Җиңү көнен ничек бәйрәм итәчәкбез? (ПРОГРАММА)

Катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятькә карамастан, Татарстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. Тик кайбер чаралар – онлайн, кайсылары пандемия вакытында кертелгән чикләүләрне исәпкә алып оештырылачак. Күбесендә халык өйдән чыкмыйча гына да катнаша ала.

Барлык чараларында ТНВ телеканалы трансляцияләр дип көтелә. Шуңа да бәйрәм рухы булмаячак дип моңсуланырга кирәкми. Татарстада якынча 400 акция һәм бәйрәм чарасын онлайн үтәчәк.

9 МАЙ

8.00   Арча һәм Архангел зиратларында чәчәкләр салу тантанасы.  Шул ук вакытта ретроавтомобильләр йөреше башланачак. Анда катнашучылар Беренче май мәйданы, Урицкий паркындагы мемориал, Җиңү паркы аша узачак. Йөреш Горький исемендәге паркта тәмамланачак.

9.00 – Татарстан Президенты һәм Казан мэры Җиңү паркындагы хәрби һәйкәлләргә чәчәкләр салачак. Аннан соң Совет солдаты һәйкәленең рәсми ачылышы булачак. Шушы чарадан соң Россия, Татарстан һәм Җиңү әләмнәре белән вертолетлар очышы көтелә.

10.00 – Россия Президенты Владимир Путинның бәйрәм белән котлавы. Бер минут тынлык.

11.20. – Казанка өстеннән Ту-160 (“Белый лебедь”) бомбардировщигы да күккә күтәреләчәк. Әлеге самолет күптән түгел Казан авиация заводында модернизацияләнә.

18.00 – “РиоРита – радость Победы!” федераль проектының өч сәгатьлек тамашасының трансляциясе башланып китәчәк. 1930-40 еллардагы җырларны хәрби оркест башкарачак.

18.55 – илкүләм бер минутлык тынлык. Шуннан соң #ПоемДвором акциясе башланып китәчәк. Теләгән һәр кеше балконга чыгып, тәрәзә янына басып “День Победы” җырын башкара ала.

21.00 – Татарстан дәүләт камера хорының “Җиңүгә кадәр 15 җыр” онлайн-концерты башланып китәчәк. Аны Ютуб һәм Инстаграм аша карарга булачак.

21.45 – “Хәтер шәме” акциясе старт алачак. Шушы ук вакытта ТНВ каналында бәйрәм салютын карарга мөмкин булачак. Бәйрәм программасы 22.00 сәгатьтә концерт белән төгәлләнәчәк.

Көн дәвамында “Россия флаглары. 9 май” һәм “Җиңү тәрәзәләре” акцияләре узачак. Тәрәзә, балконга әләмнәр элеп, Җиңүгә багышланган рәсемнәр белән бизәргә мөмкин.


Фикер өстәү