Җиңү көненә МӘДӘНИ АФИША

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына яңа кызыклы проект, күргәзмә, махсус программаларны театр, музей, китапханәләр дә тәкъдим итәчәк. Аларны онлайн карарга мөмкин. Трансляцияләрне социаль челтәрләрдә, сайтка кереп, карап булачак.

ТЕАТР

9 майда Г. Камал исемендәге театр “41нең арбалы хатыннары” спектакленең видеоязмасын күрсәтәчәк.

К. Тинчурин исемендәге театрда онлайн-программа иртәнге 9дан “Безнең фронтовиклар” видеоязмасы белән башланып китәчәк. 11дә – “Үлмәс кошлар” исемле җыр премьерасы, 15.30да – актер Артем Пискуновның “Муса Җәлил. Җырларым” программасын тәкъдим итәчәк. Кичке биштә “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле күрсәтеләчәк. 20.00дә Ренат Шәмсетдинов һәм Ильяс Камал Җиңү бәйрәменә багышланган шигъри-музыкаль композиция тәкъдим итәчәк.

Г.Кариев исемендәге Дәүләт яшь тамашачы театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры да үзләренең архив спектакльләрен трансляцияләүне планлаштыра.

Казан ТЮЗы сайтында һәм Ютубта “В гостях у памяти своей” концерты, “Живые письма” проектын тәкъдим итәчәк. Артистлар “Поем вместе” онлайн-караоке оештырачак.

КИНО

“Татаркино” оешмасы 9 майда “Бөек Җиңү салюты” дип аталган онлайн-киномарафон оештырачак. Акцияне “Мосфильм” генераль директоры Карен Шахназаров та хуплаган. Ул “Мосфильм”да төрле елларда төшерелгән 6 фильмны онлайн-трансляция өчен тәкъдим иткән. Болар: “Белорусский вокзал”, “Звезда”, “Летят журавли”, “Белый тигр”, “Дорога на Берлин”, “Тегеран – 43”. Марафон иртәнге 10нан башланып китәчәк.

КОНЦЕРТ

9 майда республикада гадәттәгечә “Җырлы Татарстан” проектының җыелма хоры чыгышы көтелә. Монда студентлар, һәвәскәр җырчылар, профессионаллар, балалар – барлыгы 10 меңгә якын кеше катнашачак. Татарстаның Дәүләт камера хоры исә “Җиңүгә кадәр 15 җыр” онлайн-проекты белән моң сөючеләрне берләштерәчәк. Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина, “Волга-Волга” төркеме һәм башка талантлы җырчыларны ишетергә мөмкин булачак.

“Җиңүгә кадәр 15 җыр” программасына дәүләт гимннары, “Солнечный круг”, “От Волги до Енисея”, “Сансара”, “Комбат”, “Туган як”, “Туган ел”, “День Победы” һәм башка популяр җырлар кергән.

МУЗЕЙ

Татарстанның милли музееның рәсми сайтында 9 май көнне бик күп кызыклы проектлар эшләячәк.  Аны tatmuseum.ru кереп, карый аласыз. Монда онлайн-викторин, шигъри марафоннар да булачак.

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы сайтында (vov.tatmuseum.ru)  виртуаль экскурсияләр узачак. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең музей сайтында (m-jalil.tatmuseum.ru) җәлилчеләр турында язмалар белән танышырга мөмкин.

Шәриф Камал мемориаль фатиры сайтында (kamala.tatmuseum.ru/) “Бөек Ватан сугышы турында 5 китап”  проекты белән танышырга була.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү