Бөек Ватан сугышы турында һәркем карарга тиешле 10 ФИЛЬМ

75 ел элек барган Бөек Ватан сугышының ни дәрәҗәдә куркыныч, авыр һәм канкойгыч булуын, шөкер, яңа буын күреп белми. Бары тик нәфис фильм, сериаллар аша гына шул чорга әйләнеп кайткалыйбыз. 9 май бәйрәме уңаеннан бу юлы сезнең игътибарга сугышны тасвирлаган нәфис фильмнар исемлеген тәкъдим итәбез. Алар берәүне дә битараф калдырмаячак.

1) “Повесть о настоящем человеке” (1948)

Борис Полевой исеме һәркемгә таныштыр, мөгаен. Фильм әлеге батыр турында.

2) “Судьба человека” (1959)

Фильм коточкыч сынауларга дучар ителгән рус солдаты хакында. Сугыш аның гаиләсен, өен тартып ала, концлагерь әсире итә. Әмма солдатның рухы сынмый.

3) “Баллада о солдате” (1959)

Фильмны фронтовик Григорий Чухрай төшергән. Монда алты көнлек ял алган солдатның күргәннәре турында тасвирлана. Егетнең өйгә кайтыр юлында кемнәр генә очрамый, ни генә күрми. Әнисе янына кайтып җиткәч исә, хәл-әхвәл сорашырга нибары берничә минуты кала…

4) “Живые и мертвые” (1963)

Фильмда Константин Симоновның роман-эпопеясында сурәтләнгән вакыйгаларның ике өлеше күрсәтелә: сугышның беренче айлары һәм Сталинград сугышы. Журналистлар өчен аеруча кызыклы фильм, чөнки ул әлеге һөнәргә дә бәйле: биредә хәрби корреспондент канкойгыч һәлакәтләрнең шаһиты була.

5) “Офицеры” (1971)

Фильмның сюжеты совет язучысы Борис Васильевның «Танкисты» пьесасына нигезләнгән. “Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау” – бу сүзләр нәкъ тә шушы әсәрдән.

6) “А зори здесь тихие…” (1972)

Фильмда Васков һәм җиде партизан кызның Карелия урманнарында дошманнарга каршы засада оештырулары тасвирлана.  1972 елда шушы фильм “Оскар” кинопремиясенә номинант та була әле.

7) “В бой идут одни “старики” (1973)

Исемендә картлар сүзе булса да, фильм әле 20 яшьтән дә узмаган совет очучылары турында бәян итә. Монда сугышның соңгы еллары тасвирлана. Фильмны башта кинопрокатка чыгарырга рөхсәт тә итмиләр әле: легендар фронтовик-очучы Иван Покрышкин ярдәме белән Леонид Быковның нәфис фильмы экраннарга чыга. Кузнечик, Ромео, Смуглянка кушамалы хәрбиләр турындагы картинаны әле дә яратып карыйлар.

8) “Брестская крепость” (2010)

1941 елның июнь-июль айларында Бөек Ватан сугышы вакытында Брест крепосте оборонасы турында нәфис фильм.

9) “28 панфиловцев” (2016)

Монда сүз 1941 елның көзендә Алма-Атада тупланган 316-нчы дивизиядәге 28 панфиловчы батырлыклары турында бара.

10) “Солдатик” (2019)

Нәни солдат – алты яшьлек Сережа Алешков тормышын тасвирлаган фильм. Ул барлык туганнарын югалта, армиягә эләгә. Алты яшьлек баланың балачагын саклап алу өчен чын солдатлар аның белән уйный, “солдатик” дип йөртә. Ә малай үскәч шушы исемгә лаек булу өчен Ватанның чын сакчысы булып җитлегә.


Фикер өстәү