Камил хәзрәт Сәмигуллин авыл муллаларына һәм сугыш ветераны булган имамнарга ярдәм күрсәтә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзизоляция чорында авыл имамнарына матди ярдәм күрсәтеләчәге турында карар кабул итте.

Сер түгел, пандемия вакытында сәдакаларның кискен кимүе сәбәпле, мәчетләрдә, бигрәк тә авыл җирендәге Аллаһ йортларында җитди финанс кыенлыгы сизелә. Зәкят-сәдака акчалары мәчетләрнең торак-коммуналь чыгымнарын каплап барырга мөмкинлек бирә иде. Хәзер алар акчасыз калды. Имамнар гадәттә күп балалы гаилә башлыклары. Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында да имам вазифасын башкаручылар бар.

Әлеге авыр икътисади вәзыятьне исәпкә алып, Камил хәзрәт республика имам-мөхтәсибләренең чираттагы видеокиңәшмәсендә авыл имамнарына матди ярдәм күрсәтеләчәген хәбәр итте. Мәчетләргә йөрү вакытлыча туктатылып торса да, хәзрәтләр, барлык санитария таләпләрен үтәп, онлайн рәвештә дини эшчәнлек алып баруны дәвам иттерә: халык үтенече буенча, җеназа озату, исем кушу, никах уку кебек гореф-гадәтләрне башкара. Килеп туган хәлне исәпкә алып, Татарстан Диния нәзарәте авыл имамнарына, шул исәптән имам булып эшләүче сугыш ветераннарына финанс ярдәме күрсәтергә, азык-төлек күчтәнәчләре бирергә карар кылды.

Беренчеләрдән булып күчтәнәчләрне Казанның “Хәтер” мәчете имамы Харис хәзрәт Салихов һәм Хаҗи Гатауллин кабул итеп алды. Аларның икесенә дә хәзер 93 яшь. Шушы көннәрдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлаулар һәм күчтәнәчләр республикабызның башка ветераннарга да тапшырылачак.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү